Мөхәммәтшин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан балаларның хыялларын тормышка ашырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уналты яшьлек Ульянаның һәм унбер яшьлек Тихонның хыялларын чынга ашырды. Балалар «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашкан иде. Фәрит Мөхәммәтшин Парламент утырышы көнендә Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан теләкләр язылган тәбрикләмәне сайлап алган иде.

Малай белән кыз фотоаппарат һәм «акыллы» колонка турында хыялланган булган. Балалар Әлмәттә яши. Ульяна сәнгать мәктәбен бетергән. Быел кыз көллияткә укырга кергән. Хыялы – дизайнер булу. Кыз фотография белән мавыга. Шуңа күрә бүләккә фотоаппарат сораган.

Энекәше Тихон мәктәптә «4» һәм «5» билгеләренә генә укый. Ашарга пешерергә, йөзәргә, велосипедта йөрергә, футбол уйнарга ярата. Тихонның тагын бер мавыгуы – музыка. Яңа елга ул «акыллы» колонка сораган.

Парламент Рәисе: «Яңа ел белән! Исән-сау булыгыз! Укуда уңышлар телим!» – диде балалар белән телефон аша сөйләшкәндә.

Гаиләгә Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән татлы бүләкләр дә тапшырдылар.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле бөтен Россия буенча гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Акцияне оештыручылар һәм башкаручылар тырышлыгы белән алты ел эчендә балаларның 210 меңнән артык теләге үтәлде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү