Казан аэропортындагы чикләүләрне гамәлдән чыгардылар

Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләр 10:05 сәгатьтән гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Чикләүләр Мәскәү вакыты белән иртәнге 6:00 сәгать тирәсендә гамәлгә кертелде. Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, вакытлыча чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү