Декабрь ахыры мөселманнарны икегә бүлә. Бер ише: «Исламда Яңа елны билгеләп үтмәскә дигән дәлил юк, шуңа да аны бәйрәм итәргә ярый», – ди. Икенчеләре исә катгый рәвештә Яңа елның гадәти көн булуын искәртә. Ел саен бәхәскә кертә торган бәйрәм турында дин әһеленнән белешергә булдык. Мөселман балаларына Чыршы бәйрәмендә катнашырга ярыймы? Бу көнне бүләкләр бирешү рөхсәт ителәме?
Кызыксындырган сорауларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов җавап бирде.
– Мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтәргә ярыймы?
– Бу мәсьәләдә фикерләр икегә бүленә. Имамнар арасында да берничә төрле фикер бар. «Яңа ел» дип әйтү дә дөрес түгел инде. Хәтерем ялгышмаса, бу бәйрәмгә бәйле соңгы үзгәрешләрне Петр I кертә. Елны каршылау датасы да берничә тапкыр үзгәртелә ләбаса.
Гомумән, бәйрәм дип аталган Яңа елда бик күп ялган мәгълүмат бар. Асылда аның ни дингә, ни милләткә, ни гореф-гадәткә катнашы юк. Биш вакытлы намазлы булып, үзенең ихсанын кайгырткан кеше Яңа елны көтеп утырмас. Мөэмин-мөселманга аның бигрәк тә бернинди катнашы юк. Мөселман өчен ике генә зур бәйрәм бар – Ураза гаете һәм Корбан. Без бу бәйрәмнәрне, кызганыч, Яңа елга көндәшле итә алмыйбыз әле.
Яңа ел атрибутикасына килгәндә. Чыршы ул – мәет, үлемгә бәйле агач. Венокларның да күпчелеге ылыстан бит, игътибар итегез әле. Кыш бабайның да авторлары билгеле. Аны матур итеп, мөлаем формада мәдәнияткә кертеп җибәрәләр. Моңа кадәр ул туңдырып үтерүче образ буларак билгеле иде. Баланы чыршы астына куеп, корбан итә торган булганнар. Янәсе, ул чыршы астында туңып үлсә, корбан кабул ителә. Үлмәсә, юк.
Кешегә хәзер тылсым, көч җитми, ул үзгәрешләр көтә. Бу – гадәти психология. Яңа ел үзгәрешләр алып килер, ди. Әмма үзенең үзгәрәсе килми.
– Мөселман балаларына Чыршы бәйрәмендә катнашу, әйлән—бәйлән уйнау, Кыш бабайдан бүләк алу, бүләк сорау гөнаһмы?
– Балалар белән бик сак булырга кирәк. Алар белән алдан сөйләшергә, аңлашырга кирәк инде. Кыш бабай катнашындагы чараның театральләштерелгән булуын, аның илаһи көчкә ия булмавын, кышны китерүченең дә, карны эретүченең дә, аны яудыручының да Аллаһы Тәгалә икәнен сеңдерергә кирәк. Моны белгән бала белән проблема булмас.
Баланы бәйрәмнән нәүмиз итәсе килмәсә, хикмәт белән, акыл белән, урталыкны саклап кына бу чараларда катнаштырырга була.
Хатлар язып, Кыш бабай белән сөйләшеп, аннан бүләк сорау кирәкмәс. Бүләкне дә, гомерне дә, сәламәтлекне дә Аллаһы Тәгалә бирә, бала Аллаһы Тәгаләдән сорарга ияләнсен.
– Ел уңышлы булсын дип, бәйрәмдә бер—береңә ел символы төшерелгән сувенир, магнит, башка вак—төякләр бүләк итү рөхсәтме?
– Моны киңәш итмәс идем. Көне дә, елы да – Аллаһныкы. Елны, көнне сүксәң, Аллаһны сүккәндәй булырсың, диелә хәдисләрнең берсендә.
Якынча 1420 ел элек Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәрим аша адәм баласына барысын да аңлатып калдырган, Раббыбыз бу дөньяның кануннарын билгеләп куйган. Кешенең бәхетле дә буласы килә, кайгы-хәсрәтләргә дучар буласы килми, шул ук вакытта Аллаһны да авыр чакта гына искә ала. Алай булмый инде. Елларның уңышлы булуын теләп, дога кылу хәерле. Сувенир – кем кулы беләндер ясалган Кытай уенчыгы гына инде ул.
Пәйгамбәребез (с.г.в): «Бер-берегезгә бүләк бирешегез, ул сезнең араларыгызны якынайтыр», – дигән. Әмма һәрбер гамәлгә бәя – ният. Елның уңышлы булуын теләсә, кеше гыйбадәтен кылып, җиң сызганып хезмәт итәргә тиеш.
– Яңа ел алдыннан белгечләр елның нинди булачагын фаразлый башлый. Киләсе елга йолдызнамә төзелә. Аларга ышаныргамы?
– Юк, ышанмаска. «Биш әйберне Аллаһтан башка беркем белмәс. Болар – иртәгә нәрсә буласын, авырлы хатын-кызның яралгысында ни барын, кайчан яңгыр явасын, бер генә җан да кайда үләсен, кыямәт көне кайчан җитәсен», – диелә Коръәндә. Йолдызнамәгә ышанып, тормышыңны шуның белән көйләү, гомумән, зур гөнаһ!
– Сер түгел, эш урыннарында корпоративлар, күмәкләшеп бәйрәм итүләр дә бар. Мондый мәҗлесләрдә катнашу тыеламы?
– Әлбәттә, гомум кабул ителгән кагыйдәләр бар. Беренчедән, корпоратив ничек үтә? Хәләл ризык буламы, тыелган күренешләр булмыймы? Гаурәт каплаулымы? Шау-шу, әдәп-әхлак кысасына сыймый торган тамашалар буламы? Шушы корпоративларда күпме хәмер эчелә, зина кылына, күпме тавыш чыга… Статистика моны күрсәтә бит.
Мөселманга, гомумән, хәләл ризык, хәмер булган җирләргә бару тыела!
Корпоративка бармаска яраса, мөмкинлек булса, бармый кал. Бу – хәерле гамәл. Инде бармаска ярамаса, бу корпоративта файда китерергә тырыш. Кешеләргә үгет-нәсыйхәт бирергә, акыллы сүзләр җиткерергә, мөселманлык өстәргә тырыш. Әмма эчемлекле, шау-шулы җирләрдә бу мәгънәсез…
Яңа елдан соң төрле оешмаларда хисап тотулар, нәтиҗә ясаулар башлана. Ә нишләп кеше үзенә менә шундый «отчет» ясамаска тиеш? Адәм баласы уйлансын инде. Адәм баласы үткән елына, кылган игелекләренә, шәхси тормышына еллык хисап ясасын иде. Гомәр ибн Хәттаб: «Бу дөньяда гамәл бар, әмма хисап юк; кабергә кереп яткач, хисап булачак, әмма гамәл булмаячак», – дигән. Яңа ел вакытның узуына бәйле. Ул үзенә күрә вакытның кадерен дә күрсәтә. Әле генә башланган ел үткән дә киткән! Вакытның тизләнүе Кыямәт көненең якынаюын да күрсәтә. Вакыт ул – Аллаһы Тәгалә яраткан әйбер. Коръәндә «Әл-Гаср» сүрәсе бар. Ул «вакыт», «фасыл», «заман» дип тәрҗемә ителә. Әлеге сүрә «Вәл гасыр» дип башлана. Аллаһы Тәгалә вакыт белән ант итә. Аллаһы Тәгалә, теләсә, вакытны юк та итә ала. Адәм баласы вакытның микъдары белән алданмасын иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat