Путин Ростов шәһәренең исемен үзгәртү турындагы документка кул куйды

Ярославль өлкәсендәге Ростов шәһәре рәсми рәвештә Бөек Ростов (Ростов Великий) дип йөртеләчәк. Президент Владимир Путин шәһәрнең исемен үзгәртү турындагы документны имзалады.

Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости сайтында хәбәр ителә. «Ярославль өлкәсендәге Ростов шәһәрен Бөек Ростов шәһәре дип үзгәртергә», – дип күрсәтелгән законда. Шәһәрнең исемен Бөек Ростовка үзгәртү 2023 елның җәендә тәкъдим ителде. Бу тәкъдимне шәһәр халкының яртысыннан артыгы, шулай ук җирле депутатлар да хуплаган булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү