2024 ел нинди булган? Киләсе елдан ни көтәсе? Астролог Алсу Талари шул хакта сөйләде.
– 2024 елның символы Аҗдаһа иде. Бездә ул антигерой саналса да, Кытайда ул – зирәклек, иҗат символы. Шуңа күрә без ел дәвамында зирәк булсак, эш-гамәлләребезгә иҗади якын килсәк, ел начар узды дип әйтә алмыйбыз. Ул уңышлы булырга тиеш иде.
2024 елның 1 июнендә мәрхәмәтле Юпитер планетасы гаилә йолдызлыгына – Үгезбозау йолдызлыгына күчте. Ел дәвамында да, 2025 елның июненә кадәр дә гаилә кору һәм гаиләне ныгыту өчен бик шәп вакыт дигән сүз бу. Берләшү, яңа традицияләр булдыру өчен яхшы мөмкинлек.
2025 елга да фаразлар яхшы. 31 декабрь – 1 гыйнвар көннәренә аерым игътибар бирергә кирәк. Ретроград Марс Яңа ел киченә йогынты ясаячак. Яңа елны ничек каршы алуыбыз, бу кичне кем белән булуыбыз хәтердә калачак. Шуңа күрә дә Яңа елны тар даирәдә каршы алырга киңәш ителә.
2025 елда гаилә кору өчен һәм балалар алып кайту өчен уңай көннәр дә бар. Өйләнешкән мәлдә ретроград Венера һәм Юпитер булмаска тиеш. Апрельдән ноябрьгә кадәр аралык дигән сүз бу. Балалар тууга килгәндә, иң уңай вакыт – февральдән ноябрьгә кадәр аралык.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat