296 яшь гаилә тораклы булган, психологларга мөрәҗәгать итүче яшьләр саны арткан… 2024 елны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ничек тәмамлый? Ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында ясалган төп 5 нәтиҗәне тәкъдим итәбез.
Түбәле галимнәр
Үз куышың – үз тынычың, диләр. Чараларда катнашу, актив булу, илеңне ярату яхшы яхшысын, әмма күп яшьләрнең, беренче чиратта, тораклы буласы килә. Без дә шуннан башлыйк. Торак базарындагы хәлләрдән барыбыз да хәбәрдар, яшьләр белән һәм яшьләр өчен эшли торган министрлык бу җәһәттән ничек ярдәм итә соң? Министр Ринат Садыйков кайбер саннарга тукталды. 2024 елда җәмгысы 296 гаилә республика һәм федераль программалар ярдәмендә тораклы булган. Әмма елның иң зур уңышы бу түгел.
– Бездән: «Сез нәрсә белән генә шөгыльләнәсез соң?» – дип сорарга яраталар. Быел без республикадагы яшь галимнәр өчен яңа торак программасын раслый алдык. Киләсе елдан аларга дәүләт тарафыннан 550 мең сум күләмендәге субсидия биреләчәк. Моннан тыш, без эш бирүчеләрдән дә бу суммага тагын 550 мең сум өстәүләрен таләп итәчәкбез. Әлегә бу программа өч елга исәпләнгән. Ел саен моның өчен 27,5 млн сум акча бүленәчәк, – дип сөйләде Садыйков.
Шул рәвешле, өметле галимнәрне республикада калдырмакчылар. Әмма бер шарты бар: син үзеңнең өметле һәм кирәкле булуыңны расларга тиеш.
Аксубайда да, Казанда да
Барысы да – безнең яшьләр. Республиканың барлык районнарында да яшьләр өчен мөмкинлекләр тигез булырга тиеш.
– Аксубайда яшәсәләр дә, Казанда яшәсәләр дә, безнең яшьләргә шәхси, иҗади һәм профессиональ үсеш җәһәтеннән барлык шартлар тудырылырга тиеш, – диде Ринат Садыйков. Аерым алганда, ул яшьләр һәм үсмерләр үзәкләренә тукталды. – Районнардагы үзәкләр тәртипкә китерелә, яңалары ачыла. Без хәтта Тукай районында да искиткеч заманча яшьләр үзәге ачтык – бу шулай ук горурлык.
Моннан тыш, яшьләрнең рух саулыгын да кайгырталар. 2027–2028 елга Татарстанның һәр районында психологик-педагогик ярдәм үзәкләре ачылачак. Ихтыяҗ зур: Садыйков әйтүенчә, мондый үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны ел саен 15 процентка арта.
Балачактан башлана
Соңгы елларда без ватанпәрвәрлек турында еш сөйләшәбез. Ринат Садыйков бу хисне «яшәү рәвеше» дип атады. Димәк, аны кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Балалар һәм яшьләрдә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсенә республикада аерым игътибар бирелә. Киләсе елда бу игътибар тагын да артачак. Саннар теленә күчерсәк, 2025 елга бу юнәлеш өчен өстәмә 21 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Җәмгысы 31 млн сум була. Министр әйтүенчә, үсмерләр һәм яшьләр тарафыннан булдырылган патриотик проектларга ярдәм итү максатыннан да тагын берничә дистә миллион сум акча каралган. Шуларның барысы хисабына республикадагы хәрби-патриотик чаралар саны тагын да артачак.
Өйләнешкәнче аңлатасы
Россиядә Гаилә елы тәмамлана. Билгеле, бер ел эчендә генә гаилә институты һәм, гомумән, демографиягә бәйле барлык проблеманы хәл итү мөмкин түгел. Яшьләр министрлыгы, мәсәлән, быел башланган эшне дәвам итеп, киләсе елда яшь гаиләләр өчен зур проект эшләтеп җибәрәчәк.
– Яшьләргә гаилә корыр алдыннан белем һәм аңлылык дәрәҗәсен арттырырга кирәк, шул очракта аерылышулар саны кимеячәк. Кызганыч, әмма кайбер әти-әниләр балалары авырганда нишләргә кирәклеген, уку процессында балага ничек ярдәм итәсен, гомумән, балалары белән ничек дөрес итеп аралашасын да белми. Без болар турында сөйләргә, аңлатырга тиеш, – диде Садыйков.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat