Гаиләбездә «тере» чыршыга өстенлек бирәбез. Бездә ул бик озак ылысларын коймый тора. Сере нәрсәдә, дисезме?
* Бүлмәгә урнаштырганчы, яңа климатка җайлаштырабыз. Төнгә балконга калдырып, шуннан соң гына фатирга кертеп куябыз.
* Агачны юеш ком (пычкы чүбе дә ярый) тутырылган зур чиләккә урнаштырабыз. Энәләренә һәр көн саен су бөркеп торабыз. Бүлмә хуш искә күмелеп утыра!
* Бәйрәм «сылуы»на 2–3 көнгә бер тапкыр махсус эремә сибәбез. 5 литр суга 1 чәй кашыгы шикәр комы һәм 1 сәдәф аспирин салып (даруы эреп беткәнче болгатырга) ясала ул. Чыршы суны күп эчә, шуңа күрә туфрагы һәрвакыт дымлы булып торырга тиеш.
Әлбәттә инде, агачны җылыткычтан ераграк урнаштырабыз.
Гөлфия Нуруллина. Казан
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat