Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе: елның төп казанышлары нидән гыйбарәт?

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә 2024 елны «багланышлар елы» дип атарга буладыр, мөгаен. Татар театрлары үзләрен «Алтын битлек» премиясендә күрсәтсә, татар язучыларының әсәрләре төрле телләрдә дөнья күрә, татар җыры дөнья буйлап яңгырый, татар киносы белән хәтта Малайзиядә кызыксыналар. Ә үзебез турында үзебез онытмыйбызмы? Гомумән, елның төп казанышлары нидән гыйбарәт? Бергәләп барлыйк.

Әдәбият

Газетабызның узган атнадагы җомга санында журналистыбыз Гөлинә Гыймадова театр дөньясына күзәтү ясаган иде инде. Бу язманы әдәбият дөньясына күз ташлап дәвам итик. Әдәби сервисларның берсе тәкъдим иткән ел нәтиҗәләре буенча, иң укымышлы төбәкләр исемлегендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Новосибирск, Мәскәү, Свердлау, Чиләбе өлкәләре, Хабаровск краеннан соң гына Татарстан килә. Беренче унлыкка кергәч, яхшы инде үзе. Тик быел «укымышлы халык» исемен аклый алмаганбыз түгелме?

Ә каләм әһелләренең елы ничек узган? 2024 ел татар әдәбиятына нинди яңалыклар алып килгән? Бу сорауны иң элек Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирдек. Аның белән сөйләшкәннән соң, узып баручы елны «әдәби багланышлар» елы дип атарга була икән дигән нәтиҗәгә килдек.

– Быел төрки илләрдән, төрки төбәкләрдән килгән каләм әһелләре белән «Мөхәммәдъяр» әдәби форумын уздырдык. Нәтиҗә буларак, «Төрки учак тирәли» җыентыгын чыгардык. Мин бу чараны әдәбият өлкәсендә елның иң зур казанышы дип саныйм. Якутиядән алып Гагаузиягә кадәр яшәгән төрки халыклар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре Казанга җыелган икән, ул инде – зур вакыйга. Әдәби багланышларны ныгыту өлкәсендә башка нәтиҗәләр дә күренә. Күптән түгел Якутиядә якут телендә хәзерге татар балалар әдәбияты антологиясе дөнья күрде. Безнең әдәбиятны якут мәктәпләрендә дә өйрәтәләр! Шулай ук хәзерге заман казах шигъриятен татар телендә чыгардык, ә алар хәзерге заман татар прозасы антологиясен казах телендә нәшер итте. Совет заманында «Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы» шигаре бар иде. Миңа калса, ул әле дә гамәлдә. Ниндидер бер халыкны, аның яшәеш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен белергә теләсәң, аның әдәбиятын укырга кирәк. Бу җәһәттән караганда, безнең бу эшебез әһәмияткә ия дип уйлыйм, – дип сөйләде Ркаил Зәйдулла.

Елга йомгак ясаганда, татар әдәбиятына җан өргән ябык әдәби конкурсны телгә алмыйча булмый, билгеле. Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәмендә икенче мәртәбә үткәрелгән конкурска быел 1641 әдәби кабул иткәннәр иде. Күләмле әсәрләрдән, быел ул укучыларга Әлфис Гаязовның «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?..», Зөлфәт Хәкимнең «Серле тәңкә», Зәбир Гыймаевның «Каторжан» романнарын «бүләк итте».

– Әдәби бәйгедә Зөлфәт Хәким кебек мәшһүр язучылар белән беррәттән бөтенләй яңа исемнәр калкып чыкты. Мәсәлән, «Урда ханы Үзбәк» тарихи романын язган Фирдүс Гыймалтдинов. Драматург буларак билгеле булган Равил Сабыр «Фәхрине үтереп ташладылар» романы белән үзен проза жанрында күрсәтте. Роза Туфитуллованың Гөлсем Камалова турындагы «Язмыш җиле» романын да аерып үтәсем килә. Ул Мәскәү, Төркия, Франциядә дә тәкъдим ителде. Мондый бәйге-конкурслар әдәби багланышларны ныгыту өчен дә яхшы чара. Чөнки без дөньяны хәзерге әдәбиятыбыз белән таныштырып, шул рәвешле, татар халкын, аның бүгенге яшәешен, мәдәниятен күрсәтә алабыз.

Ябык әдәби конкурс киләсе елда үткәрелмәячәк. Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, моның сәбәбе акча мәсьәләсенә барып тоташа. Аннан соң, каләм әһелләренә көч һәм фикер тупларга да вакыт кирәк бит. «Тын алып тору да кирәк. Алла боерса, без аңа яңадан әйләнеп кайтачакбыз», – диде ул.

Быел әдәбият өлкәсендә ниндидер шау-шу тудырырдай әсәрләр, шәхесләр әллә ни күренмәде. Чагыштырмача, билгеле. «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы, драматург Рөстәм Галиуллин да шулай ди.

– Кайсыдыр елны Равилә Шәйдуллина-Моратның «Карт шомырт хатирәсе» романы шау-шу тудырган иде. Аны кулдан-кулга йөртеп укыдылар. Бер елны Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нигә саргая?» романы шактый каршылыклы фикерләр уяткан иде. Ул яктан караганда, быел ниндидер шау-шу тудырырлык әсәр басылмады да кебек. Әмма, гомумән караганда, журналда әдәбият сөючеләрнең төрле катлаулары өчен төрле-төрле әсәрләр бирергә тырыштык, – диде ул. – Соңгы арада укучылар тарафыннан тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнгән әсәрләр аеруча яхшы кабул ителә. Язучылардан да шундый әсәрләр күбрәк килә.

Толстой инде күптән: «Киләчәктә уйлап чыгарып ятмаячаклар, булганны язачаклар», – дигән бит. Менә шул көн килеп җитте, ахры.

Җыр сәнгате

Эстрадага бик кагылмый гына, татар җыр сәнгатенең ел вакыйгаларын саныйк. Шоу-бизнес дөньясы турында болай да күп ишетергә, күрергә туры килә, ул әле дә бөтенләй башка, шоу-шулы, аерылышулы-кавышулы, ызгышулы-талашулы тормыш белән яши бирә.

Татарстан Композиторлар берлегенең әле шушы көннәрдә генә игълан ителгән яңа рәисе – композитор, дирижер Ильяс Камал белән җыр сәнгатендәге башка вакыйгаларны барладык.

– Татарстан, татар музыкасы үсә, Россия һәм дөньякүләм танылуын дәвам итә. Елның төп казанышларын атау бик авыр, берсен дә аерып әйтәсе килми, чөнки безнең сәнгатькәрләребез барысы да бик талантлы. Композиторларыбызга килгәндә, зур уңыш белән Эльмира Галимова, Миләүшә Хәйруллина, Алсу Сөнгатуллинаның иҗади кичәләре үтте, Татарстан композиторлары делегациясе Адыгея Республикасы башкаласы Майкопта һәм Красноярскида кунакта булып, иҗатчыларыбызның әсәрләрен яңгыратты, Композиторлар берлегенең 85 еллыгы уңаеннан Мәскәү һәм Казанда зур симфоник концертлар гөрләп узды, – дип сөйләде ул.

Быелгы тагын бер уңыш – Татарстаннан җиде композитор Бөтенроссия «Партитура» конкурсының финалистлары булды, Ильяс Камал үзе «Урал бөркетләре» операсы белән җиңү яулады. Җиңүләр моның белән генә тәмамланмады.

– Яшь җырчыбыз Сәет Галиуллинның «Голос. Дети» телевизион бәйгесендә икенче урын алуы, яшь скрипкачы Лука Моромов «Щелкунчик» бәйгесенең җиңүчесе булуы бик сөендерде. Танылган җырчыбыз Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда «OVOZ» проектында татар моңын яңгыратты, – дип өстәде Ильяс.

Кино

Ә татар киносы быел ниләр күрсәтте? Иң элек, аны кайда күрсәтүләрен саныйк. «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова сөйләвенчә, быел татар фильмнарын Россиянең тугыз төбәгендә, моннан тыш, Гыйрак, Төркия, Марокко һәм башка илләрдә яшәүчеләр караган. Гыйрак һәм Малайзияне, мәсәлән, Татарстан киносы бик кызыксындырган. Төркия белән дә кино төшерү турында сөйләшүләр бара.

Татарстанның берничә районында режиссер һәм сценарист Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмын тәкъдим иттеләр. Ул һәм режиссер Рәуф Кубаевның «Телсез күке» фильмы киләсе елда киң прокатка да чыгачак. Көтәбез. Сүз уңаеннан, киң катлау тамашачы күрергә өлгермәгән әлеге фильмнар «Алтын мөнбәр» Казан халыкара фестивалендә билгеләп үтелде. «Гашыйклар тавы» төп номинациядә «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» һәм «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценаристы» номинацияләрендә җиңүче булды. Төп номинациягә эләгә алмаган, милли конкурста гына катнашкан «Телсез күке» фильмы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус бүләгенә лаек булды.

Моннан тыш, быел режиссер Александр Далматов Мәхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча тарихи сериал төшерде. Татарстанның барлык театрларыннан җыелган 100 ләп актер катнашындагы әлеге зур проектны «ТНВ» аша күрә алачакбыз. Кайчан икәнен генә төгәл хәбәр итүче юк әлегә.

Бәйсез режиссерларга килгәндә, быел Бай Хәйруллин белән Мира Рәхмәт үз көчләре белән төшерелгән «Казан җөе» документаль-нәфис фильмын тәкъдим итте. Арчадагы данлыклы милли аяк киеме фабрикалары һәм, гомумән, күн мозаикасы турындагы әлеге фильмны бөтен Татарстан буйлап диярлек күрсәттеләр, чит төбәкләргә һәм хәтта чит илләргә дә алып чыктылар.

Кыскасы, кино өлкәсендә дә вакыйгалар булмады түгел, булды. Татарстан кинематографиясенең бер гасырлык юбилее да гөрләп узды. Анысы артка борылып карарга, үткәннәрне искә алыр өчен яхшы фал булды. Инде хәзер киләчәкне уйларга кирәк.

Әлегә якын киләчәк турында гына нидер әйтеп була. Миләүшә Айтуганова хәбәр итүенчә, киләсе елда Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәре буенча фильм төшерәчәкләр. Аны Айгөл Әхмәтгалиева киносценарие буенча режиссерлар Ирек Хафизов белән Юлия Захарова әдипнең 90 еллык юбилеена әзерли. Шулай ук Үзбәкстан белән берлектә Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган фильм төшерергә җыеналар. Шулай итеп, кино сәнгатендә классикага мөрәҗәгать итү тенденциясе беркая да китми, ахры.

Югалтулар

Кызганыч, казанышлары белән беррәттән 2024 ел югалтулары белән дә хәтердә калачак. Арабыздан киткән күренекле шәхесләрне барлыйк. Аларны искә алу рухларына дога булып ирешсен.

Рәдиф Яваев (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәскәү төбәгендәге бердәнбер татар бию коллективы – «Илдан» халык ансамбле оештыручысы; 71 яшендә вафат);

Ринат Мәннан (балалар язучысы; 78 яшендә вафат);

– Шәүкәт Гаделша (шагыйрь, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 74 яшендә вафат);

– Мөнирә Хәбибуллина (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, концертмейстер; 75 яшендә вафат);

– Розалина Шаһиева (Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сәнгать белгече, шагыйрә; 78 яшендә вафат);

– Шамил Хамматов (Татарстанның элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры; 77 яшендә вафат);

– Әхтәм Зарипов (артист, режиссер, язучы; 88 яшендә вафат);

– Илдус Мостюков (галим, җәмәгать эшлеклесе; 96 яшендә вафат);

– Әнвәр Шәрәфиев (ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, композитор; 88 яшендә вафат);

– Зуля (Зөлфия) Камалова (Татарстанның атказанган артисты, Австралиядә яшәп иҗат иткән җырчы; 55 яшендә вафат);

– Фән Вәлиәхмәтов (Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, танылган гармунчы; 74 яшендә вафат);

– Ринат Таҗетдинов (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, «Алтын битлек» милли театраль премиясе лауреаты; 86 яшендә вафат);

Дания Гайнетдинова (язучы, «Татарстан» радиосы журналисты; 70 яшендә вафат);

– Ирек Габдрахманов (танылган җырлар авторы; 62 яшендә вафат).

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү