Резедә Сәләхова: Еланга тимәсәләр, тыныч ул

Елан елында туганнар 2025 елдан нәрсә өмет итә?

2025 ел – яшел агач Елан елы. Елан дигәч, күңелләргә шик керсә дә, киләсе ел хуҗасыннан куркырга кирәк түгел. Аңа бик күркәм сыйфатлар гына хас, ди. Елан елында туучылардан да шүрлисе түгел. Аларга тирән акыл, зирәклек хас. Хәйләкәрлек һәм серлелек тә юк түгел. Хәер, үзләре турында үзләре сөйләсеннәр әле.

Резедә Сәләхова, Татарстанның атказанган артисты (1989 елгы):

– Елан елында туучыларны «серле» диләр. Анысы турында әйтә алмыйм. Серлелек турында мине якыннан белгәннәр әйтергә мөмкиндер. Зирәклек дигәне күпмедер дәрәҗәдә бар. Әнием – бик зирәк кеше. Бу сыйфат миңа йә аннан күчкән, йә инде, чынлап та, бу да Елан елында тууыма бәйледер. Миндә интуиция көчле, шуңа күрә кайвакыт теге яисә бу ситуацияне алдан фаразларга мөмкинмен. Әмма үземне әллә ни стратег дип атый алмыйм.

Тулаем алганда, еланга тимәсәләр, ул тыныч. Киресе булса, ул буарга йә чагарга да мөмкин. Иң мөһиме – еланнарга тимәскә, аларны юк-барга үпкәләтмәскә, рәнҗетмәскә. Алар, чыннан да, үз чикләрен саклый беләләр! (Көлә).

Һәр Яңа ел бәйрәме үзенчә үтә. Тик шулай да бер елны Яңа ел карсыз килде. Хәтеремә шул уелып калды. Быел да бәйрәм шундый булырмы икән дип уйлаган идем. Аллаһның рәхмәте белән, кары да яуды.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү