Татарстанда яңа ачылган түләүле юллардан 139 мең машина узган

Татарстанда 27 декабрьдә ачылган ике яңа түләүле юл — Казанда Вознесение трактының икенче өлеше һәм Алексеевск — Әлмәт юлыннан 139 мең машина узган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр иттеләр. 

Билгеле булганча, ел азагында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында ике түләүле юл — Казанда Вознесение трактының икенче өлешен һәм Алексеевск — Әлмәт юлын, Казан аэропортында яңа перрон ачтылар. Әлегә түләүле юллар бушлай, тест режимында эшли.

«Вознесение трактында машиналар иң күбе 27 декабрьдә узды. Ул көнне һәр ике юнәлештә дә юл аша 44 мең машина хәрәкәт итте. 28 декабрьдә — 27 мең машина, 29 һәм 30 декабрьдә — 24әр мең машина, ә юл ачылганнан бирле — 119 мең автомобиль узды», — дип сөйләде «Оптима-технологии» концессионер-компания җитәкчесе Рөстәм Рәфыйков.

Алексеевск — Әлмәт юлыннан исә 20 мең машина узган.

«Түләүле юлдан хәрәкәт тәүлегенә 5,5 мең машина тәшкил итә», — диде «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлев.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү