Инвесторлардан тиешле тәкъдимнәр булган очракта, Татарстанда алга таба да түләүле юллар төзүне дәвам иттерәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.
«Түләүле юллар төзелешенә алга таба да шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә телибез. Безнең карашка, республикада түләүле юллар тәҗрибәсе уңышлы узды. Инвесторлардан яңа тәкъдимнәр көтәбез», — диде ул.
Министр әйтүенчә, Вознесение трактының икенче өлеше һәм Алексеевск — Әлмәт юлы ачылганнан соң, юл төзелешенә шәхси инвестицияләр якын арада ук пәйда булырга мөмкин.
«Казан генераль планында шәһәрдән чыгып китү магистральләре бар. Алар түләүле булачакмы, бушлаймы, хәл итәрләр. Киңлекләрне планлаштыру институты Лаеш юнәлешендә зур эш башкарды. Дәрвишләр бистәсе ягына таба юлда да хәрәкәт тыгыз. Ул мәсьәләне өйрәнергә кирәк. Несмелов урамында да юлны Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр генә салдык. Шәһәр генераль планы буенча аны дәвам иттерү каралган», — диде Фәрит Хәнифов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat