Махсус хәрби операция безне нәрсәгә өйрәтте? Ни өчен ярдәм җыюда нәкъ менә авыл халкы актив? Туган өйләренә әйләнеп кайткан егетләр тыныч тормышка тизрәк ияләнсен өчен без нәрсә эшли алабыз? Яшьләргә авылда нәрсә җитми?
ҖАВАП БАР!
Тапшыруыбызның чираттагы чыгарылышында без махсус хәрби операция зонасына күп тапкырлар ярдәм илткән хәйрияче, шагыйрь, блогер Рүзәл Минһаҗев белән әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек, яшәү кадере турында сөйләштек.
Алып баручы — Илнар Хөснулли
Тапшыру Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлегендә әзерләнде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat