Магнит давылын ничек кичерергә? – Белгеч киңәше

Йөрәк-кан тамырлары һәм неврологик авырулардан интегүчеләр аны бигрәк тә авыр кичерә.

Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Константин Спахов “KazanFirst” хәбәрчесенә аны җиңелрәк кичерү ысулларын аңлатып үткән. Белгеч әйтүенчә, йөрәк-кан тамырлары һәм неврологик авырулардан интегүчеләр давылны бигрәк тә авыр кичерә.

Табиб сүзләренә караганда, табигать күренешенең тискәре йогынтысыннан котылу өчен тынычрак булырга, нык алҗудан качарга кирәк. Белгеч җиңелчә генә физик күнегүләр ясарга, күбрәк ял итәргә киңәш иткән. Моннан тыш үләннәрдән ясалган гади генә тынычландыргыч дарулар кулланырга мөмкин, дигән ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү