Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калды. Алда безне озын-озак яллар көтә. Ул ялларны ничек кызыклы итәргә? Татарстанда нинди бәйрәм чаралары узачак? Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта бу юлы әнә шул һәм башка сорауларга җавап бирделәр, бәйрәмнәрдә уяулыкны югалтмаска кирәклеген искә төшерделәр.
Казан
Яңа елга кадәр һәм Яңа елдан соңгы ялларда Татарстанда җәмгысе меңнән артык бәйрәм чара булыр дип көтелә. Тик башкаладагы бәйрәм программасын республиканың башка шәһәр-районнары уздыра алмас, мөгаен. Әйтик, Казан циркы гына да 50 мәртәбә бәйрәм тамашасы күрсәтәчәк. «Бу – алар өчен рекорд сан. Казан халкы һәм кунаклары «Лабиринт» әкиятен тамаша кыла алачак», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.
“Әкият” курчак театры – “Щелкунчик и новогодний бал”, “Созвездие-Йолдызлык” театры – “Каникулы Снегурочки”, ә Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) Габдулла Тукай әкиятләре буенча “Книга силы” Яңа ел тамашалары әзерләгән.
Ачык һавадагы чараларга килгәндә, 25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Казан Кремле ишегалдында Яңа ел ярминкәсе эшләячәк. Шунда ук урнашкан шәһәрнең иң матур чыршыларының берсе янында көн саен диярлек бәйрәм программасы булачак.
Моннан тыш, Яңа елга кадәр Казандагы бәйрәм чыршыларының ачылышлары гөрләп узар дип көтелә. Түбәндә аларның исемлеген һәм ачылыш көннәрен яздык.
26 декабрьдә Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы скверда һәм “Салават Күпере” паркындагы чыршыларны ачачаклар.
27 декабрьдә Светлая Долина паркындагы һәм Вознесенское торак массивындагы чыршы тирәсендә бәйрәм булачак.
28 декабрьдә Борисоглебское торак массивындагы бәйрәм чыршысы ачылыр дип көтелә.
1-6 гыйнвар һәм 13 гыйнвар көннәрендә “Гаилә” үзәге янында урнашкан төп чыршы тирәсендә “Театраль Яңа ел” программасы була.
1-5 гыйнварда Казан буйлап “Елан сәяхәте” музыкаль фургоны сәяхәт итәчәк.
Кукмара
Елдагыча, Кукмарада үзенчәлекле чара – “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкәсе (“Итекфест”) узачак. Быел ул ике көн – 4 һәм 5 гыйнварда гөрләячәк. Бу хәбәрне Татартсанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте. Программасына күз салсаң, фестивальдә җырчылардан Марат Яруллин һәм ZAKARIA төркеме чыгыш ясавы да көтелә.
Актив ял
Яңа ел каникулы көннәрендә Татарстанга 160 мең чамасы кунак килер дип фаразлыйлар. Һәм өметләнәләр. Бу турыда Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтте. “Кунакханәләр 65-70 процентка тулган. Кайбер көннәргә урыннар 98 процентка броньланган”, – диде ул.
Ыгы-зыгылы шәһәрдән туйсагыз, кая да булса барып, хәрәкәтле ял итү юлын карагыз. Сергей Иванов та, әнә, Татарстан буенча 5 тау чаңгысы комплексы булуын искә төшерде. Алар:
– Свияжские холмы (Югары Ослан);
– Ян (Әлмәт);
– Федотово (Зәй);
– Медная гора (Кукмара);
– Мамадышта яңа ачылган комплекс.
Ирада Әюпова да Татарстанның музей-тыюлыкларында махсус Яңа ел программасы әзерләнүен искәртте. «Алабуга, Болгар, Чистай һәм Зөядәге музей-тыюлыкларга рәхим итегез», – диде мәдәният министры.
Сак буласы!
Бәйрәм, дип, артык иркенәеп, саклык чаралары турында оныта күрмик. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин, әнә, гади көннәр белән чагыштырганда, Яңа ел ялларында янгыннар саны күбрәк була, ди. «Процентлар теленә күчерсәк, янгыннар саны – 20 процентка, үлем-китемнәр саны – 14 процентка, җәрәхәтләнүчеләр саны 2 тапкыр артыграк була. Әйтик, узган елның 30 декабреннән 2024 елның 9 гыйнварына кадәр республикада 112 янгын теркәлгән, аларда 5 кеше, шул исәптән 1 бала вафат булган, 13 кеше имгәнгән», – дип сөйләде ул.
Уяулыкны арттыру максатыннан, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә салыначак штраф күләмен дә ике тапкыр арттырганнар. Ул 9 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак.
Быел кагыйдә бозучыларга күпме штраф салыначак?
– Физик затлар – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр.
– Җаваплы затлар – 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр.
– Эшмәкәрләр – 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр.
– Оешмалар – 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр.
Ут белән сак булмаучыларны ни көткәнен чамаладык. Тәртип бозучыларга карата һәм, гомумән, мәсьәләсендә шулай ук бик игътибарлы булачаклар. «Без көчәйтелгән режимда эшләячәкбез. Хәл катлауланган очракта, резервлар бар. Яңа ел төнендә Эчке эшләр министрлыгының 2,5 меңнән артык хезмәткәре җәлеп ителәчәк», – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру идарәсе җитәкчесе Евгений Прытков.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat