«Без чакмыйбыз»: елан елыннан еланлылар ниләр көтә?

Актаныш районының Елан авылында яшәүчеләр әнә шулай ди. Элек Елан аерым авыл булып, хәзер Чуракайга кушылса да, үзләрен горур тотып: «Без – Еланнан», – диләр. Елан елыннан еланлылар ниләр көтә? Бүгенге тормышлары ничегрәк? «Елан» әкренләп шуышып килгән арада авыл халкының хәлләрен белештек.

Узган гасырның җитмешенче елларында Елан авылын Чуракай белән берләштергәннәр. Икесенә бергә хәзер 138 йорт бар. Ике авылны нибары тыкрык кына аерып тора. Еланда ике урам, тик берсендә нибары дүрт йорт кына калган. Барлыгы 45 йортта 77 кеше яши, кыскасы. Клуб, мәктәп, мәчет, кибетләре калмаган инде. Колхоз чорында тракторчы, комбайнчылар күп булган. Тарих тәгәрмәчен артка әйләндерсәң, шулайрак. Хәзер инде авыл өлкәннәр кулына калып бара. Мәктәп яшендәге укучылары нибары – бишәү. Яшьләр авылдан чыгып китә дә кире кайтмый.

Чуракай авыл советы сәркатибе Зәлия Шәехова тумышы белән Елан авылыннан.

– Мин Чуракайда кияүдә. Без Җыланга төшәбез дип сөйләшәбез. Әтиләр шунда яши. Телгә шулай кереп калган инде. Җылан халкы дини булуы белән аерылып тора. Чуракайдагы мәдрәсәгә аннан унлап кеше йөри. Бердәмлекләренә дә сокланырлык. Йолаларын онытмыйлар, – ди ул.

Кушуның исемгә генә йогынтысы булган, күрәсең. Ни өчен дигәндә, рух шул килеш. Ахирәткә күчү тәртибендә дә чагыла бу. Зират аерым, берсенекенә икенчесенекен күммиләр. Еланда соңгы юлга да мәетне авыл халкы бергәләшеп озата икән. Әрвахларны нәселләре белән бер тирәгә күмү гадәте бар.

Йолалар, гореф-гадәтләрне саклый белүгә тагын бер мисал. Актанышта яшәүче Ландыш Шәмсунова Елан авылы егете Илһамга кияүгә чыккан. Узган гасырның туксанынчы еллар ахырында килен булып төшкән матур мизгелләре онытылмаслык. Бизәкле көянтә асып килеп керә ул төп нигезгә. Ике чиләк, берсендә – токмач, икенчесендә – кәнфит, печенье. Йоласы шундый. Икенче көнне авыл өлкәннәрен килен токмачына чакырасы бар чөнки.

– Каенанам Роза мендәргә бастырып, бал-май каптыргач, ирем күтәреп йортка алып керде. Килен каршыларга бар авыл халкы җыелган иде. Авылда чишмә юк. Әмма су юлы күрсәтү традициясе саклана. Коелы йортка барып, су алып кайттым, – ди Ландыш Шәмсунова. – Еланда яшәүчеләрнең бер-берсенә кунакка йөрешүенә, ярдәмчел, зирәк булуына гаҗәпләнә идем. Кешегә каты бәрелмичә, ягымлы итеп сөйләшәләр. Кич утыру гадәте бар иде. Буыннар алышынган саен замана да үзгәрә. Авылга кайтып йөрибез.

Илгизәр абый Шәйхәйдаровка – 74 яшь. Ул хәзерге вакытта «Алга» хуҗалыгында төзелеш эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Ике авылны кушуны шул заман өчен дөрес булган дип саный. Авылны үстерү программаларын тормышка ашыру өчен кирәк булган.

– Без – Җыланнан. Елан булса, чага бит. Ә җылан чакмый, – дип сүзне уен-көлке белән башлады Илгизәр абый. – Кушсалар да, без үзебезнең авылда яшибез. Элек ул зур иде. Мин шундагы балалар бакчасына йөрдем. Башлангыч мәктәптә укыдым. Кибет бар иде, бетте. Ферма ике авыл арасында урнашкан. Халык шунда хезмәт куя, читкә барып эшләүчеләр дә юк түгел. Җыланлылар бик тырыш, бердәм. Өмәләрдә актив катнашабыз, – ди Илгизәр абый.

Мәскәүдә яшәүче юридик фәннәр докторы Салих Шәмсунов әйтүенчә, елан – бик зирәк хайван. Авыл халкына да шундый зирәклек хас. Ул авыл тарихы, нәсел шәҗәрәләре турында китап язарга җыена.

– Башкортстаннан дүрт ыру күченеп килүе билгеле. Берсе Тарак – безнең нәсел, калганнары – Чүкеч, Сәнәк, Дүңгәләк. Аланда елан күргәч, авылга шулай дип кушканнар. Кечкенә чакта җиләккә йөргәндә дә еланнар күп очрый иде, – ди Салих Шәмсунов.

Елан авылына багышлап җыр да яздырткан ул. Чуракайда Шәмсун бабасы истәлегенә мәчет салдырган. Ике ел инде Елан авылы көнен үткәргәннәр. Төрле җирләргә сибелгән авылдашлар бергәләп бәйрәм иткән. Исеме булмаса да, Елан – күңелләрендә. Сукмаклар да чуалмаган. Урамнары көтә үзләрен.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү