Кырыкалдарлар смартфоннарга үтеп керүнең яңа ысулын уйлап тапкан. Алар телефоннарга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү яки табибка язылу өчен яңа кушымталар урнаштыруны сорый башлаган. Бу хакта ТАСС Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән яза.
Мошенниклар телефон аша сөйләшкәндә үзләрен идарәче компанияләр яки медицина учреждениеләре хезмәткәрләре дип таныштыра. Аннары алар яңа кушымта урнаштырырга тәкъдим итә.
«Әмма әлеге программалар кәрәзле телефоннарга читтән торып керү һәм акча урлау өчен билгеләнгән», – дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгы. Алар билгесез урыннардан кушымталар йөкләмәскә һәм шикле сылтамалар буенча күчмәскә өнди.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat