Ильяс Шәрипов: «Өйгә баянчы Ильяс кайтмый»

Бүген кызлар гармунчылар артыннан йөриме? Ни өчен яшь музыкантлар сәхнәгә бик ашкынмый? Авылдагы оста гармунчыларның урыны кайда? Бу һәм башка сорауларны гармунчы, баянчы Ильяс Шәриповка бирдек.

«Баянчыга түгел, Ильяска кияүгә чыкты»

– Ильяс, соңгы мәртәбә сөйләшкәндә, син әле өйләнмәгән идең. Ул вакытта тирәңдә кызлар да күп булгандыр. Инде өйләнүеңне хәбәр иткәч, яныңда кызлар кимедеме? 

– Кимеде шул (көлә). Һәм мин моны нормаль күренеш дип саныйм. Үз акылында булган кызлар өйләнгән егет тирәсендә бөтерелми инде. Гәрчә андый очраклар булса да.

– Ни өчен сорыйм, кайбер артист егетләр, кызлар тарафыннан игътибар кимемәсен өчен, шәхси тормышларын сер итеп саклый. Имеш, популяр булып каласылары килә.

– Миндә андый уй булмады. Бездә әле дә шундый ышану, стереотип яши: имеш, гармунчылар янында кызлар күп була. Җырларда җырланган, шигырьләрдә сөйләнгән, әмма актуальлеген югалткан фикер ул.

Була шундый очраклар: хатын-кыз яки ир-ат иҗат кешесенең образына гашыйк була. Һәм шул образ белән алданып (яки алданмыйча), аның белән тормыш кора. Мин шуның белән дә бәхетледер: тормыш иптәшем артист, баянчы Ильяска түгел, миңа кияүгә чыкты. Һәм хәзер дә өйгә баянчы Ильяс кайтмый.

«Композитор абыйдан 20 мең сумга җыр сатып алып, 30 меңгә аранжировка эшләтәсең дә…»

– Ничек уйлыйсың, соңгы елларда баянчы-гармунчыларга артистлар һәм тамашачы тарафыннан игътибар һәм ихтирам арттымы? 

– Бик гомумиләштереп әйтсәк, хәзер тамашачы арзанлы, сыйфатсыз, алыпсатар мөнәсәбәтләренә корылган сәнгатьтән арыды. Хәзер аңа «тере» тавыш, сыйфатлы продукт кирәк. Шуңа бәйле рәвештә шушы сыйфатлы продуктны тудыручыларга игътибар артты дип әйтә алам.

– Мин генә күреп җиткермимме, әллә соңгы арада яшь баянчылар бик күренмиме? Сез дә яшь, анысы, әмма инде шактый тәҗрибә туплаган, йөзегез башкаларга таныш, дигәндәй…

– Дөрес әйтәсең, соңгы арада яшьләр бик күренми. Нәрсәгә бәйле икәнен төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма, гомумән карасаң, хәзер яшьләрне ялкау диләр бит. Ә музыкантка ялкау булырга ярамый. Әйтик, бүген җырчыга җырчы булыр өчен нинди дә булса вокал курсларына йөреп алырга…

– Яки бөтенләй йөрмәскә.

– Әйе, яки йөрмичә генә композитор абыйдан 20 мең сумга җыр сатып алып, 30 мең сумга аранжировка эшләтергә дә, тагын азрак акча түләп, ротациягә бирергә генә кирәк. Һәм син – җырчы. Музыкантлар алай булдыра алмый. Үзем дә баян дәресләре бирәм. Миңа килүчеләрнен күбесе, бер ай шөгыльләнүгә, хыялдагыча өздереп уйный башларга тели. Алай булмый шул.

Аннан соң, профессиональ баянчылар әзерли торган уку йортларында аларны татар эстрадасында эшләргә өйрәтмиләр. Уку йортларында барыбер дә академик, классик белем бирелә.

Һәм, әлбәттә, тагын бер сәбәп акча мәсьәләсенә дә барып тоташа. Без укыган чакта акча турында бөтенләй уйламаганбыз инде. Берәр җырчы концертына чакырсын гына, уйныйм гына – калганы мөһим түгел. Ә хәзер яшьләргә әйтәсең, менә фәлән меңгә фәлән артист белән эшли аласыңмы, дип, алар азсына. Тормыш кыйммәтләре үзгәрде шул хәзер.

– Баян дәресләре уздыруыңны әйттең. Кемнәр килә сиңа? Нәрсә дип килә алар? Белүемчә, кечкенә егет-кызларны гына укытмыйсың.

– Төрлесе төрлечә. Әйтик, олырак яшьтәгеләр балачак хыялын тормышка ашырырга дип килә. Кайберәүләргә бер-ике көй өйрәнсәләр дә җитә. Ә балаларны күбрәк әти-әниләре алып килә. Бераздан үзләре дә кызыксынып китәләр. Кызганыч, бер проблема әле дә актуаль: балаларга туры килердәй репертуар юк. Аларның «Алиса»ны кабызгач уйный торган көйләрне өйрәнәселәре килә. Классик юнәлеш өчен репертуар бай, әмма аларга башка әйбер кызык шул.

«Үзгәреш сизмим»

– Гомумән, татарның гармун-баян мәктәбе көчлеме, синеңчә?

– Бездә Казанда иң көчле музыкаль белемне консерватория бирә. Без укыган чакта ук анда өстәмә рәвештә нинди дә булса халык уен коралын сайларга була иде. Белүемчә, бүген консерваториядә милли уен кораллары оркестры да бар.

– Әмма без бер консерваториягә генә карап утыра алмыйбыз бит. 

– Әйе, ләкин бар бит ул. Әби-бабаларыбыз мирасы – тальян, гармун моңы профессиональ үсештә.

– Ярый, бик яхшы. Бу шәһәрдә, Казанда. Ләкин без бит тальян моңын авылда ишетеп ияләнгән. Саладагы үзешчән, әмма бик оста гармунчыларга да профессиональ белем алу өчен мөмкинлекләр кирәктер бит?

– Ялгышмасам, Казан дәүләт мәдәният институтында яңадан әзерлек курслары бар. Музыка мәктәпләре укытучыларына курай, тальян, гармун – кыскасы, милли уен кораллары юнәлешендә өстәмә белем бирәләр. Ягъни районнарда да баянда гына түгел, милли уен коралларында профессиональ дәрәҗәдә уйнарга өйрәнү мөмкинлеге бар.

– Милли инструментларга игътибар артты дип уйлыйсыңмы?

– Яхшы сорау, әмма мин тәгаен генә җавап бирә алмыйм. Үзем шуның эчендә кайнагангадырмы – ниндидер зур үзгәрешләр тоймадым. Бәлки, читтән караганда күренәдер.

«Аларның урыны – үзешчән сәхнәдә»

– Профессиональ баянчы, гармунчы буларак, үзешчән сәнгать әһелләрен ничек бәялисең?

– Миңа калса, үзешчән сәнгать ул – бер нәрсә, профессиональ сәнгать – икенче. Бу безгә генә түгел, җырчыларга да кагыла. Синең төпле музыка белемең булырга тиеш. Үзен «җырчы» дип атарга тели икән, ул музыка мәктәбен генә түгел, ким дигәндә музыка көллиятен тәмамларга тиеш.

Сүз дә юк, авылларда бик шәп гармунчылар бар. Әмма аларның урыны – үзешчән сәхнәдә. Бу сүзләрем өчен бәреп үтерсәләр үтерсеннәр, ләкин шундый бүленеш булырга тиеш.

– Ләкин авылдан чыккан гармунчыларның иҗаты үзгә, аутентик була бит. Син моның белән килешәсеңме?

– Мин профессиональ яктан формалашкан һәр иҗат әһеленең үз йөзе, үз фишкасы бар дип карыйм. Шул гына.

– Үзешчәннәрне телгә алганбыз икән, җырларга көй язучылар турында да сөйләшик. Баянчылар нәкъ менә көй белән эшли. Менә синең үзеңә берсенә берсе охшаган, вакыты-вакыты белән примитив булган көйләрне уйнарга кызыкмы?

– Без профессиональлек турында күп сөйләшәбез бүген. Җырчылар һәм музыкантлар белән беррәттән, композиторлар да үз эшләренең остасы булырга тиеш, минемчә. Дусларым арасында профессиональ булмаган композиторлар бик күп. Алар бу сүзләремә үпкәләмәсеннәр. Ләкин алар арасында да вакыт-вакыт тамашачы күңеленә хуш килерлек җырлар иҗат итүчеләр була. Ул чакта күз йомарга була, ә инде булсынга гына, тизрәк язып, тизрәк сатып җибәрер өчен эшләүчеләрне кабул итә алмыйм.

– Җырлар артык күп языла кебек түгелме сиңа?

– Бик күп языла. Ни өчен? Чөнки худсовет юк. Сатып алучы күп. Көн саен «Яңа җыр» сәхифәсе…

Блиц-сораштыру:

– Биш елдан соң үзеңне кайда күрәсең?

– Иҗатта. Сәнгатьтән аерсалар, мин, мөгаен, иң бәхетсез кеше булырмын.

– Яшьләр баянга, гармунга кушылып җырлый беләме?

– Белә.

– Яңа музыка уен коралымы, әллә нинди дә булса тарихы булган, әмма бераз таушалганымы?

– Яңа. Яңасының тарихын үзем язам.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү