2025 елда нефть ике төп сәбәп аркасында ким дигәндә 15 процентка арзанаерга мөмкин

2025 елда нефтьнең барреле 60-65 долларга кадәр төшәргә мөмкин. Тармак экспертлары сүзләренчә, «кара алтын» бәясе ягулыкны күп кулланучылар – Кытай, АКШ һәм Европа икътисадының акрынаюы аркасында төшәчәк. Арзанаюның башка сәбәбе — 2025 елда ОПЕК+ тан тыш илләрдә, апрель аеннан альянсның үзендә нефть чыгару күләме арту булырга мөмкин. Бу хакта «Известия» яза.

Газ буенча вазгыять түбәндәгечә: Украина транзитын туктату ихтималы булганнан соң Россиянең «зәңгәр ягулыгы» Европага бары тик Төркия аша гына киләчәк һәм башка юл юк. Әмма Россиянең гомуми газ балансында транзитның туктатылуы әллә ни чагылыш тапмаячак.

Аналитиклар 2025 елда нефтькә ихтыяҗ нибары 10 процентка кимиячәк, ягъни уртача була, дип фаразлый. Шулай ук экспертлар дөньяда электромобильләргә ихтыяҗ артуга игътибар итте, бу шулай ук нефтькә кызыксыну кимүгә йогынты ясый.

Экспертлар фикеренчә, 2025 елда нефтьнең барреле 60 доллар — бу бик реаль сценарий, әмма шулай ук ОПЕК+ бәяләрне тотрыкландыру өчен әлеге табигый ресурсны чыгаруны яңадан киметергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мәскәү биржасы мәгълүматлары буенча 2025 елның 4 гыйнварында нефть барреленең бәясе 76,56 доллар тәшкил итә. Ягъни фаразлар гамәлгә ашканда бәяләр 15-21 процентка төшәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү