Россиядә гриппның куркыныч штаммы таралган

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре А(H1N1)2009 штаммлы әлеге вирус бер тәүлек эчендә җитди өзлегүләргә китерә ала, дип кисәтә.

«Әлеге вирус, нигездә (65 процент очракта) пневмониягә китерә. Аннан саклану өчен вакцинация ясатудан да яхшысы юк. Кеше күп җыелган урыннарда йөрмәскә, урамнан кергәч кулларны, борыннарны яхшылап юарга кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый», — диелә ведомство хәбәрендә.

Белгечләр ОРВИ, грипп кебек вируслы чирләрне аягөсте уздыру да куркыныч дип кисәтә .

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү