Әнвәр Нургалиевны полициягә чакырткыннар

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевны Чишмәнең полиция бүлегенә чакырганнар. Аны яла ягуда гаепиләр. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Аның өстеннән инде өченче тапкыр яла ягу һәм намусны пычрату турында гариза биргәннәр. Хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьне Вадим Латыйповның хатыны язган. Исегездә булса, Латыйповның гаебе белән коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрова үлгән иде.

Суд карары нигезендә бу ир-ат хәзер колониядә җәза срогы үтә. Ул 7 ел төрмәдә утырачак, дип искә төшерә «Кызыл таң».

Гариза өчен сәбәп Әнвәр Нургалиевның интервьюсы булган, анда ул Латыйповны куркак һәм җинаятьче дип атаган. Җырчы үзе аңлатканча, ул үзенең шәхси фикерен әйткән.

«Мин бер генә нәрсәне әйтәм: суд хөкем чыгарды, ул гаепле дип табылды. Һәм шуның белән бетте», — ди җырчы.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү