Ил халкын ике көнлек эш атнасы көтә

2025 елның беренче эш атнасында нибары ике эш көне булачак. Бу хакта “Роструд”ка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

“Бәйрәмнәрдән соң беренче эш атнасында россиялеләр 9 һәм 10 гыйнварда эшләячәк, алар пәнҗешәмбе һәм җомгага туры килә”, – дип искәртәләр ведомствода.
Яңа ел бәйрәмнәре – 11 көн. Алар 29 декабрьдә башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Киләсе кыскартылган эш атнасы май бәйрәмнәре алдыннан булачак (28-30 апрель һәм 5-7 май көннәре).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү