Быел Татарстан 11 илкүләм проектта катнашачак. Аларны тормышка ашыру өчен 44,2 миллиард сум (24,6 миллиард сум – федераль бюджеттан, 19,6 миллиард сум – республика казнасыннан) акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Татарстан Финанс министрлыгының матбугат хезмәте.
Республика катнашачак илкүләм проектлар – “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Озын һәм актив тормыш”, “Тормыш өчен инфраструктура”, “Экологик иминлек”, “Кадрлар”, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү”, “Туризм һәм кунакчыллык”, “Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе” һәм “Пилотсыз авиация системалары”. Гомумән алганда, быел Россиядә 19 илкүләм проект башлана.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин кушуы буенча 2019 елдан бирле тормышка ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat