Чулман елгасы аша яңа күпер, түләүле юллар һәм 83 миллиард сум акча. Республиканың юл тармагы хезмәткәрләре былтыр шаккатарлык итеп эшләде. Үзләренә дә ошаган. Татарстанда түләүле юллар тәҗрибәсен алга таба да дәвам иттермәкчеләр. Зур төзелешләр барышында җимерелгән кечкенә юлларны төзәтергә дә вәгъдә иттеләр. 2025 елдан ни көтәргә?
Тарихи ел
2024 елда республикада рекордлы күләмдә юл эшләре башкарылды.
– Татарстан яхшы юл-транспорт инфраструктурасына ия булды. Ул киләчәктә яңа маршрутларны билгеләячәк дип фаразлана. Әзер юллар алдагы ун елда транспорт инфраструктурасыүсешенә хезмәт итәчәк, – диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Хөкүмәт йортында узган елның соңгы брифингында.
2024 елда башкарылган эшләрне акча бизмәненә салсак, юлларга барлыгы 83 миллиард сум акча «түшәгәннәр».
Былтыр тормышка ашырылган иң зур юл эшләре
– Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы (аның кысасында Чулман аша күпер дә салдылар);
– «Зур Зеленодольск» юлы;
– Алексеевск – Әлмәт түләүле юлы;
– Вознесение трактының икенче өлеше (ул да түләүле);
– Казанның Горький шоссесын реконструкцияләү.
2024 елда башкала да тарихка керде. Былтыр Казанда 31,2 миллиард сумлык юл эшләре башкарылган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренә караганда, ел дәвамында Казанда 2,5 миллион квадрат метр мәйданда юл салганнар һәм төзекләндергәннәр. Аерым алганда, «Салават Күпере» микрорайонындагы Нурихан Фәттах урамын дүрт полосалы итеп киңәйткәннәр, «Миллениум» күперен төзекләндереп бетергәннәр, Камал театрының яңа бинасына юл салганнар, шәһәр янындагы бистәләрдә күперләрне яңартканнар.
Киләчәккә карап
Яңа елга республика халкына бүләк – 26 декабрьдә Татарстанда берьюлы ике түләүле юл – Вознесение трактының икенче өлеше һәм Алексеевск – Әлмәт юлы ачылды. 31 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, биш көн эчендә алардан 139 мең машина узган.
– Вознесение трактында машиналар иң күбе 27 декабрьдә йөрде. Ул көнне һәр ике юнәлештә дә юлаша 44 мең машина узды. 28 декабрьдә – 27 меңмашина, 29 һәм 30 декабрьдә – 24 әр мең машина, ә юл ачылганнан бирле барлыгы 119 мең автомобиль хәрәкәт итте, – дип сөйләде «Оптима-технологии»оешмасы җитәкчесе Рөстәм Рәфыйков.
Алексеевск – Әлмәт юлыннан исә беренче биш көндә 20 мең машина узган. «Без бу юлны 15 елдан артык көттек. Ул республиканың энҗе ташына әверелде. Алексеевск – Әлмәт юлыннан тәүлегенә уртача 5,5 мең машина хәрәкәт итә», – диде төбәк дәрәҗәсендәге тәүге түләүле юл турында «Автострада» оешмасы генераль директоры Александр Комлев.
Билгеле булганча, әлегә түләүле юллар тест режимында, ягъни бушлай эшли. Вознесениетрактының икенче өлешеннән хәрәкәт иткән өчен 11 гыйнвардан соң түләргә туры киләчәк. Җиңел машиналар өчен ул – 90 сум, ә хәрәкәт күп булган вакытларда (6.30–9.00 һәм 17.00–19.30 сәгатьләрдә)150 сум тәшкил итәчәк. Алексеевск – Әлмәт юлы бер-ике ай бушлай эшләячәк, дип фаразлана. Аннары исә ул җиңел машина хуҗаларына 653 сумга төшәчәк.
– Түләүле юллар төзелешенә алга таба да шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә телибез. Безнең карашка, республикада түләүле юллар тәҗрибәсе уңышлы узды. Инвесторлардан яңа тәкъдимнәр көтәбез, – диде бу хакта сөйләгәндә Фәрит Хәнифов.
Министр әйтүенчә, шәхси инвестицияләр якын арада ук пәйда булырга мөмкин. «Казан генераль планында шәһәрдән чыгып китү магистральләре бар. Алар түләүле булачакмы, бушлаймы, хәл ителер. Киңлекләрне планлаштыру институты Лаеш юнәлешендә зур эш башкарды инде. Дәрвишләр бистәсе ягына таба юл да бик тыгыз. Ул мәсьәләне өйрәнергә кирәк. Несмелов урамындаисә юлны Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр генә салдык. Шәһәр генераль планы буенча аныдәвам иттерү каралган», – диде Фәрит Хәнифов.
«Туздырганын төзисе»
2025 елда республиканың юл тармагы бюджеты 29 миллиард сумга бәяләнә. Узган ел белән чагыштырганда, бу өч тапкыр диярлек кимрәк. Тик юл салучылар эшсез калмаячак.
– Зур юлларны төзегәндә төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге шактый юлларны туздырдык. Дөресрәге, йөк машиналары аларга шактый зыян китерде. Бер-ике ел эчендә шул юлларның барысын да рәткә китереп бетерергә кирәк. Бу – бик күләмле эш, – диде Фәрит Хәнифов.
Быелга билгеләнгән эшнең тагын бер юнәлеше– әзер юлларны тагын да уңайлырак итү. «Гамәлдәге трассаларда яңа ягулык салу станцияләре, туклану һәм ял итү зоналары ачарга, машиналарга туктап тору урыннары булдырырга телибез», – диде министр. Хәерле сәгатьтә!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat