“Спас районының Урта Йорткүл авылы китапханәчесе Айсылу Әхмәтҗанова аллы-гөлле җепләрдән келәм чигә. Матур төсләре күзләрне камаштыра. Үз белгәнен «Сөембикә» хатын–кызлар клубына йөрүчеләргә дә өйрәтә. Кич утыру гадәт дә бар икән.
–Китапханәдә 30 елдан артык эшлим инде. Чигү эшенә ирем үлгәч, күңелне бераз гына булса да, тынычландыру өчен тотынган идем. Алия дигән чигүченең видеоларыннан карап өйрәндем. Башта мендәр тышларын чиктем, аннан келәм ясыйсым килде, –ди Айсылу Әхмәтҗанова.
Без китапханәгә килгәндә, Айсылу Әхмәтҗанова нәкъ менә келәм чигә иде. Моның өчен ике атна вакыт һәм 20 ләп төргәк җеп киткән. Бүген аның кул эше китапханәдәге күргәзмәне бизәп тора.
–Сораучылар бар, әмма сатар өчен эшләмим. Аның өчен вакыт күп кирәк. Әле махсус хәрби операциягә дип, токмач кистек, чәй ясадык. Шуңа күрә кулга энә алырга вакыт булмады. Чигүгә тотынсам, аерылып булмый. Үзе бер матурлык дөньясы бит ул, – ди һәвәскәр чигүче.
Айсылу Әхмәтҗанова әйтүенчә, келәм чигү өчен махсус “Сөембикә” дигән энә кирәк. Аны җепнең нәзеклегенә карап сайларга киңәш итә. Интернеттан алырга мөмкин. Бәясе – 1500 сум. Тукыманы (двунитка) дөрес итеп сайлау да мөһим. Тыгызлыгыннан күп нәрсә тора. Җебен гади башмак чигә торганны сайлаган. Әмма Төркия җепләре белән белән нәфисрәк чыга, ди. Теләгән һәрбер кеше әлеге матурлыкны тудыра ала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat