Казанда юл-патруль хезмәте экипажы бер ир-атның гомерен саклап калган

Кичә көндез юл-патруль хезмәте экипажына ярдәм сорап Kia Sportage автомобиле белән идарә иткән 42 яшьлек йөртүче мөрәҗәгать иткән.

Ул үзен хастаханәгә кадәр озатуларын сораган, чөнки салонда инсульт билгеләре булган 40 яшьлек туганы булган.

Инспекторлар оператив рәвештә хастаханәгә кадәр озатуны оештырганнар, анда табиблар авыруга кирәкле ярдәм күрсәткәннәр.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү