Мөслимдә көчле янгында бер йорт тулысынча янып беткән

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфановның апасы гаиләсенә кайгы килгән.

-Барыбызны барлап торучы апабыз ул. Әниемнең иң олы апасы. Олы йөрәкле кеше ул. 3 ел элек җизни, аннары улы үлеп китте. Шул хәсрәтләрне күтәрә алып, сабыр гына яшәгәндә йорты кара күмергә әйләнде,-ди Рөстәм.-Без аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма йорт җиткерер өчен күп кирәк. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәм сорамыйча булмый.
Зөләйха апага ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге номерлар аша акча күчерә ала.

Шамилева Зулиха Шакировнаның Ак барс картасы 89027155505 номерына,
Гильфанов Рустем Марселевичның Сбербанк картасы 89063295846 номерына беркетелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү