Кичә җырчылар Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем уллары Ибраһим туу һәм кызлары Мәрьямнең туган көне уңаеннан зур бәйрәм ясаган. Чакырулы туганнары, дуслары арасында җырчылар Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева да була.
Булат , шаяртып: » Без улыгызга «ат» алып килдек», — ди. Ә ул чынлыкта данлыклы Пошалым чанасы булып чыга.
– Чананы бик тиз арада гына заказ белән ясатып алдым. Бизәген дә малайга туры килешле итеп ясауларын сорадым. Ибраһим монда җилдереп кенә йөрер, — ди.
Миңнехановларга да бүләк бик ошый. Алар гаилә дусларына рәхмәт әйтеп, иң үзенчәлекле бүләк, дип кабул итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat