Россиядә 2026 һәм 2027 елларда икешәр тапкыр пенсияне индексацияләргә планлаштыралар. Бу турыда Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте.
– 2026 елда ике индексация күздә тотыла: 1 февральдән — 4,5 процентка, 1 апрельдән — 5,5 процентка. Ә 2027 елда 4 һәм 4,1 процентка, — дип китерә аның сүзләрен РИА Новости.
Исегезгә төшерәбез, быелның 1 гыйнварыннан картлык буенча пенсия 7,3 процентка артты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat