Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловларның йорт янын кардан ясалган 50гә якын сын бизи. Бу йортны һич кенә дә игътибарсыз калдырып булмый, чөнки йорт та, капкалар да аллы-гөлле гирляндалар белән бизәлгән.
Ишегалдын шундый сыннар белән матурлау уе Камаловларга беренче тапкыр 1989 елда килә. Ул вакытта алар Кар бабай белән Кар кызын ясап куя.
— Шуннан соң китте дә китте инде. 2013, 2015, 2016 елларда районда кар сыннарын ясау буенча беренче урында булдык. Баштагы елларда коймаларны гына төрле төсле утлар белән бизәсәк, соңрак гирляндаларны тәрәзәләргә дә элә башладык, — ди Ирек абый.
Мөслим районында Камаловларны белмәгән кеше сирәктер. Алар 14 баланы үз канатлары астына сыендырган олы йөрәкле гаилә. Ике балалары — уллары Нәргиз ( ул бүген җырчы, алып баручы) һәм кызлары Илүзә янына бер-бер артлы 14 бала алып кайталар. Бүген инде күпчелеге 18 яшьләрен тутырып, өйдән чыгып киткәннәр, тик әле дә аралар өзелмәгән, кунакка кайтып йөриләр. Ә өйдә исә әлегә 4 кызлары бар. Быел менә шул балалар белән декабрь ахырында 50гә якын кар сыны ясаганнар. Монда нинди генә әкият геройлары юк!
— Сыннарны 1 көн ясадык, 1 көн буядык, тагын 1 көн гирлянда элдек. Ә карны күршеләрдән, авылдашлардан «бурычка» алып торабыз. Хәзер ияләштеләр инде, сүз әйтмиләр, — дип көлә гаилә башлыгы. — Быел биеклектән егылып төшеп, аркамны авырттырган идем. Шуңа күрә баштарак сыннар ясау уе юк та иде. Тик күңел түзәмени?! Хатын белән бергәләп Кар бабай белән Кар кызын ясаудан гына башланган эш менә шушы хәлгә кадәр килеп җитте. Сыннар да ясалды, йортлар да бизәлде.
Әлеге «әкият иле»ннән бала-чагаларның өзелгәннәре юк. Авылдашлары гына түгел, күрше-тирә авыллардан, районнардан да киләләр икән. Бер гаилә хәтта 4 көн рәттән килгән.
— Бер көнне капка төбебезгә 21 машина килеп туктаган иде. Кешеләрне сөендерү үзе бер рәхәт бит ул. Әле менә көннәр җылы торгач, сыннар бозылып китте, аларны 13 гыйнварга кабаттан яңартабыз, — диде Ирек абый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat