Төзелеп бас: 2025 елда торак базарын ни көтә?

2024 ел, бигрәк тә аның икенче яртысы торак базарының тетмәсен тетте. 1 июльдән илдә ташламалы ипотека туктатылганнан соң, бик күп кешенең фатир сатып алу мөмкинлеге чикләнде. Ә ел азагына 21 процентка кадәр үсеп җиткән төп ставка торак бәяләрен күккә сикертте. Статистика мәгълүматларына караганда, республикада яшәүчеләргә беренчел кертем өчен сигез елга якын акча җыярга кирәк. Ашамыйча, эчмичә бу! 2025 елда торак базарыннан нәрсә көтәргә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.

Сынау елы

2024 ел поездының соңгы вагонына утырып калдык, диләр Казанда тораклы булган Алия һәм Динар Шәриповлар.

– Узган елның октябрендә гаилә ипотекасы буенча Вознесение трактында төзелә торган торак комплексыннан бер бүлмәле фатир сатып алдык, – ди гаилә башлыгы. – Бәясе – 11 миллион сум. Ипотеканы 30 елга алдык. Ай саен 26 мең сум чамасы акча түлисе. Кыйммәт, әмма башка чара юк. Хәзер иң мөһиме, исәнлек кенә булсын!

Узган ел торак базары зур үзгәрешләр кичерде. Фатир турында хыялланучыларга иң нык тәэсир иткәне – 2024 елның 1 июленнән илдә ташламалы ипотека программасы туктатылу булгандыр, мөгаен. Билгеле булганча, ул 2020 елның язында коронавирус шартларында төзелеш тармагына ярдәм итү чарасы буларак гамәлгә керде. Башта – 6,5, ә соңрак 8 процентлы бу ипотека яңа төзелә торган торакка бирелде һәм аннан теләге булган һәркем файдалана алды.

Аңлашыла ки, ташламалы дәүләт программасы беренчел торак базарында бәяләр кыйммәтләнүгә китерде. Чагыштыру өчен: 2020 елда ил күләмендә яңа төзелә торган йортларда торакның бер квадрат метры уртача 77 мең сум торса, 2024 елның июлендә әлеге күрсәткеч 212 мең сумга җитте. Дүрт ел эчендә бәяләр өч тапкыр диярлек артты.

Аның каравы илдә яшәүчеләрнең күбесе яңа фатирлы булып калды. Рәсми саннардан күренгәнчә, ташламалы ипотека программасы башланганнан бирле Россиядә 84 миллион квадрат метр торак сатылган. Әлеге төр ипотеканы иң күп рәсмиләштергән төбәкләр (күрсәткечләр кимүгә таба) – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан, Новосибирск, Ленинград һәм Ростов өлкәләре.

Авыртмаган башка тимер тарак – Россия Үзәк банкы былтыр төп ставканы 21 процентка кадәр күтәрде. Ипотека программаларына исә шул җитә калды. Соңгы мәгълүматларга караганда, банклар торакка бурычны уртача 28–30 процент белән бирә. Кесәң генә чыдасын! Ул арада Казан илдә уртача хезмәт хаклары белән айлык ипотека түләве арасындагы аерма иң зур булган шәһәрләрнең беренче өчлегенә эләкте. Безне Мәскәү белән Санкт-Петербург кына уздырган. «РБК» хәбәр итүенчә, Татарстан башкаласында яшәүчеләргә уртача бәясе 8,5 миллион сумлык бер бүлмәле фатир өчен ай саен 126,1 мең сум акча түләргә кирәк. Шул ук вакытта хезмәт хакы аз да түгел, күп тә түгел – 210,2 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Тагын бер генә сан: беренчел кертем өчен акчаны 8 елга якын җыясы.

Өмет чаткысы

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, мондый шартларда торак сатып алу – сафсата.

– Бүген кулда булган акчаны эшкә җигәм дип, торак сатып алырга телисез икән, кызганыч, сез соңга калдыгыз, – ди ул. – Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр моңарчы гамәлдә булган ташламалы ипотека программалары ярдәмендә торак шартларын яхшыртып бетерде инде. Артык кирәк булмаса, мин бүген ипотека йөгенә чуммас идем. Алга таба процент ставкасы күтәрелмәячәк дип беркем дә ышандырып әйтә алмый. Димәк, торак тагын да кыйммәтләнәчәк. Өстәмә чыгымнар турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, банктан кредит рәсмиләштергән очракта торакны, тормышны иминиятләштерергә кирәк. Әйе, бу мәҗбүри түгел. Әмма бу орчакта банк ставканы күтәрергә мөмкин. Торак сатып алуга керешкәнче боларның барысын да исәпкә алырга киңәш итәбез. Бүген кулдагы акчаны банкка салып кую күпкә отышлырак.

Тораклы булырга теләүчеләрнең бердәнбер өмете – 6 процентлы гаилә ипотекасы. Россия Президенты Владимир Путин аны 2030 елга кадәр озайтырга кушты. Узган ел ахырында узган «туры эфир» барышында ул гаилә ипотекасы буенча лимит мәсьәләсенә ачыклык кертеп бетерергә дә кушты. Эш шунда ки, ташламалы ипотека ставкасы белән аның базар бәясе арасындагы аерманы банкаларга дәүләт компенсацияли. Моның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Былтыр әнә шул акча бетү сәбәпле, кайбер банклар ташламалы ипотека рәсмиләштерүне туктатып торырга да мәҗбүр булды. Илбашы мондый чик билгеләүне «тәртипсезлек» дип атады. Шул сүз җитә калды, Россия финанс министры Антон Силуанов быелдан гаилә ипотекасы программасына акча җитәрлек күләмдә бүлеп биреләчәк, дип ышандырды.

«ДОМ.РФ» мәгълүматларына караганда, узган елның 11 аенда илдә 1,9 триллион сумлык 344 мең гаилә ипотекасы рәсмиләштерелгән.

«Кимеми, арта»

2025 елда торак базарын ни көтә? Башкаладагы милек агентлыгы җитәкчесе Лилия Сабирова әйтүенчә, бәяләр якын арада гына төшмәячәк.

– 2024 ел торак базарына алып килгән икътисадый кыенлыклар тармакта быел да дәвам итәчәк. Ипотека ставкасы югары булу сәбәпле, бүген халыкның торак сатып алу мөмкинлеге кимеде. Ә төп ставка алга таба да шулай югары булып калачак дип фаразлана. Моны сизеп, банклар ипотека буенча беренчел кертем күләмен 30–50 процентка кадәр күтәрә башлады инде. Белүебезчә, төзелеш материаллары да кыйммәтләнде. Шуңа күрә төзелеш оешмалары әлеге чыгымны торак бәясенә өстәргә мәҗбүр булачак. Мондый шартларда бәяләр әллә ни артмаса да, тиз генә төшмәячәк, – ди ул.

Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, быел торак базарына бәйле җавапларга караганда сораулар күбрәк.

– 2025 елда торак базарын ни көтәсе илдәге акча-кредит сәясәтенә бәйле, – ди ул. – Шунысы хак: агымдагы елда торак базарын ташламалы ипотека программалары тотып торачак. Шартлары катгыйландырылса да, гаилә ипотекасы, IT ипотека гамәлдә, авыл ипотекасы бар. Төзелеш оешмалары сатып алучыларны төрлечә кызыксындырырга тырышачак. Мәсәлән, инде хәзер үк ипотекадан фадаланмыйча гына, фатирны рассрочкага яки кулдагы акчага сатып алучыларга ташламалар тәкъдим итәләр. Базар шартларында бирелә торган ипотекага килгәндә, халык өчен ул процент ставкасы 12 проценттан артмаган очракта кулай булып санала. Ә моның өчен төп ставка 10 процент чамасы тәшкил итәргә тиеш. Анысы исә елның икенче яртысында гына төшә башларга мөмкин дип фаразлана.

Фикер

Марат АЙЗАТУЛЛИН, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры:

– 2025 ел гади генә булмаячак. Төзелеш оешмалары өчен ул иң катлаулыларыннан берсе булырга да мөмкин. Төп ставканың үсүенә бәйле рәвештә, ил күләмендә төзелеш тармагында күрсәткечләрнең 40 процентка кадәр кимүен күрәбез. Илдәге кайбер төзелеш оешмалары торак базарыннан китәргә дә мәҗбүр хәтта. Татарстанда вазгыять тотрыклы. Без төзелеш оешмалары белән даими очрашып торабыз. Алда торган мөһим бурычларның берсе – алданган «өлешче»ләрне булдырмау. Федераль дәрәҗәдә дә бу мәсьәләдә бер урында тормыйлар, килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзлиләр. Без бу катлаулы юлны узарга тиеш. Ничек кенә булмасын, ахырда бар да әйбәт булачак.

Торак базары – саннарда

– 2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда торак төзелеше планы 4 процентка арттырып үтәлгән. Республикада 3 миллион 287 мең квадрат метр торак сафка баскан.

– Яңа төзелгән торакның зуррак өлеше шәхси йортларга туры килгән. Барлыгы 17 мең 408 йорт төзелгән, аларның гомуми мәйданы – 2 миллион 350 мең квадрат метр. Коммерцияле төзелеш кысасында – 130 күпфатирлы йортта, социаль ипотека программасы буенча 59 йортта эш беткән.

– Казанда бер ел эчендә яңа йортларда торакның бер квадрат метры 14 процентка кыйммәтләнеп, 222 мең 381 сумга җиткән. Икенчел торак базарында бәяләр 12,1 процентка артып, 173 мең 952 сум тәшкил иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү