Нибары ике көн эшлисе: 2025 елның иң кыска эш атнасы башланды

Россиядә 2025 елда иң кыска эш атнасы башланып китте. Ул нибары ике эш көненнән: пәнҗешәмбе – 9 гыйнвар һәм җомга – 10 гыйнвардан торачак.

Эш атнасының шундый бик кыска булу сәбәбе Яңа ел ялларына бәйле: быел алар 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итте.

“РИА Новости” искә төшереп үткәнчә, 30 декабрь – 28 декабрь – шимбә ялын күчерү сәбәпле, 31 декабрь – 2024 елда 7 гыйнварның якшәмбегә туры килүе сәбәпле ял көненә әйләнде. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, киләсе кыскартылган эш көннәре май бәйрәмнәре алдыннан (28-30 апрельдә һәм 5-7 майда) булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү