Яңа ел башында хәбәрләр тасмасы сөендерми. Дәүләтләр һәм халыклар байлык өчен тартыша. Трамп Европага, Америка газын һәм нефтен сатып алмаса, пошлиналар белән яный. Кытай белән шундый көрәш старт сызыгында. Японнарның Азияне өйрәнү институты галимнәре исәпләде: Трамп Кытай, Мексика, Канада товарларына пошлина кертү вәгъдәсен үтәсә, глобаль тулай продукт ким дигәндә 0,3 процентка кимеячәк. Процент капиталына корылган икътисадта тулай продуктның кимүе түгел, артмавы да кризиска китерә. Глобаль базарлардагы киеренкелек Россиягә дә китереп сугачак.
Россиянең эчке базарында көрәш төп ставка тирәсендә әйләнә. Төп ставканың хәзерге хәлдә торуы гына да икътисадның акрын үлеменә китерәчәк, ә тагын да күтәрү үлемне тизләтәчәк. Дәүләт Думасының Финанс базарлары комитеты җитәкчесе Аксаков Үзәк банк 2025 елның февралендә үк төп ставканы төшерә башлар дип көтә. Инфляция гыйнварда ук түбәнәячәк дип фаразлый ул. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе искәртә: колакка ятышлы, күңелгә ярашлы булса да, депутатларның андый сүзләренә игътибар итмәгез. Инфляцияне туктату һәм төп ставканы төшерү өчен бюджетны кискәләп, яңадан кабул итәргә кирәк булыр иде. Әмма хакимият вертикалендә андый адымга барырга җыенучылар күренми. Чыгымнарны кискен киметмичә генә, процентларны кечерәйтә башласалар, икътисад икеләтелгән һөҗүмгә дучар булачак. Шуңа күрә төп ставканың ел ахырына кадәр югары торуын фаразлаучылар байтак. Үзәк банк үзе дә инфляцияне кимер дип көтми. Бәяләрнең иң югары ноктасы апрель аена туры килер, ди. Бу юлларның авторы үз фаразын кыстыра: апрельдәге югары ноктадан соң бәяләр яңа югары ноктага омтылыр. Без төрек юлы белән барабыз. Төрекләрдә бәянең ничек үсүен сурәтләгән саннар китерәм сезгә. Төркиядә 2014 елда Яңа ел продуктлары салган кәрҗин бәясе 159 лира торган. Быел буш кәрҗин бәясе – 319 лира. 2014 елда кәрҗингә салынган продуктларны салсалар, бәя күпме буласын күзалларга да куркыныч. Бездәге статистиканы китереп тормыйм, бәяләр үсеше бездә дә «сокланырлык». Төрекләр әле яңа гына төп ставканы 50 проценттан 47,5 процентка кадәр төшерде һәм хезмәткә түләүнең минималь күләмен 22 104 лирага кадәр (625 долларга тигез, сумга әйләндерсәк, 62 мең сум тирәсе) күтәрделәр. Ләкин МРОТны күтәрү төрек тормышын татлыландырмый. Бәяләрнең яңа узышын гына вәгъдә итә.
Россиядә исә инфляциянең яңа дулкынын хәбәр итә торган яңалыклар ташкын булып килә. Шушы көннәрдә генә энергетика министры урынбасары Грабчак: «Арзанлы электр энергиясе дәвере үтте. Инвестицияләр аклансын өчен, тарифларны 2–3 тапкыр күтәрергә туры киләчәк», – дип игълан итте. Аз гына соңрак министрлык вәкилләре халыкны тынычландырырга тырышты тырышуын: бәя күтәрелү гади россиялеләргә кагылмаячак, сәнәгать һәм коммерция кулланучылары өчен генә, диделәр. Ярый, хуш, шулай булсын, ди. Сәнәгать һәм бизнес өч тапкыр арткан энергия чыганаклары бәясен ничек каплар? Товар бәясенә кушар, әлбәттә. Кредит процентларын да, ел башыннан шактый ук күтәрелгән салымнарны да үзе җитештергән нәрсәләргә өстәр. Күтәрелгән бәяләрне авызлыклыйм дип, Үзәк банк төп ставканы янә күтәрер. Без менә шундый бетми һәм тукталмый торган узышка чыктык. Энергетика министрлыгына башка министрлыклар да иярә ала бит әле. Авыл хуҗалыгы министрлыгы арзанлы сөт, йомырка, ит дәвере үтте дип әйтә ала. Хәер, ризык бәяләре алдан кисәтеп тормый гына да күтәрелә. Америкада әнә бер дистә йомырка бәясе 5,81 долларга җиткән. Безнең акчага күчергәч, 650 сум тирәсе. Төп сәбәбе – кош гриппы, диләр.
Шушы урында бәяләр үсеше турындагы кыйссаны туктатыйк. Автор зарланып язмый бу юлларны. Адәм баласының ризыгы тәкъдирдә язылган һәм бәяләр узышына карап тормый, сиңа язылган ризык – синеке. Аны башка һичкем куллана алмый. Матди байлыкларның артуы үзе генә кешене бәхетле итә алмый. Берникадәр кысынкылык та үзе генә адәм баласын бәхетсез итми. Нәфеснең үзе омтылган нәрсәләргә җиңел ирешүе күпчелек очракта бәхетсезлек сәбәбенә әйләнә. Брэд Питт дигән атаклы Голливуд актеры бар. Ул миңа яшьтәш диярлек. Яшь аермасы берничә ай гына. Байлык, чибәрлек һәм шөһрәт аңа өеп бирелгән. Аның хатыны Анджелина Джоли да шундый ук. Моннан өч ел тирәсе элек кенә Анджелина Уинстон Черчилль Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында ясаган бердәнбер картинаны 11,6 миллион долларга сатты. Аны аңа Брэд Питт бүләк иткән булган. Әгәр бәхетне байлык белән үлчәп була дип санасак, бу ике шөһрәт иясе, һичшиксез, бәхетле булырга тиеш. Питт бервакыт: «Тибет монахлары кеше өчен иң куркыныч өч нәрсә – чибәрлек, шөһрәт һәм байлык дип әйтәләр. Мин колакларымнан ук нәҗескә батканмын бугай», – дип әйтте. Соңгы сүзләрне ул ирония белән, көлеп-тәкәбберләнеп яңгырата. Янәсе, ул дан иясе дә, чибәр дә, бай да һәм шулар белән үзен башкалардан өстен саный. Әмма актерның шәхси тормышына күз салсаң, Тибет монахларының ялгышмавын аңлыйсың. Егет берничә тапкыр гаилә корып карый, әмма аерылыша. Анджелина Джоли белән соңгы никахын өзү өчен аңа сигез ел вакыт кирәк булды, сигез ел судларда талаштылар: байлык бүлә алмадылар. Аерылышуның төп сәбәпләренең берсе – Питтның алкоголик булуы. Я, әйтеп карагыз: Тибет монахлары хаклымы-юкмы, атаклы актер язмышында алар әйткән сүзнең хакыйкать булуы расланмыймы? Шуңа күрә байлык дип, бәяләр күтәрелә, дип бик өзгәләнмәгез, иртәге көнгә тыныч карагыз. Килешәсездер: тормыш, бернигә дә карамый, ләззәтле нәрсә. Аның ләззәтләрен кайчак матди проблемалар киметеп тора икән, аларны ананаска сибелгән тозга әйләндерегез. Бу юлларның авторы укыды: ананаска тоз тидерсәң, тоз аны тагын да татлырак итә икән. Автор әлегә бу нәрсәне ананас алып сынап карамады, шуңа тозлы җимеш тәмен өздереп әйтә алмый. Аннан соң Генри Бичер дигән бер танылган америкалы: «Бу дөньяда безне алганыбыз түгел, биргәнебез бай итә», – ди. Бай буласыгыз килсә, фәкыйрьгә булышыгыз. Ышаныгыз: бу – йөз процентка эшли торган формула.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat