Беркөнне Мәскәү телеканалларының берсендә тамашачыларга: «Сез балалар бакчасында һәм мәктәптә балаларга идеологик тәрбия бирүгә ничек карыйсыз?» – дигән сорау бирделәр. Сорау телеэкраннарда титрлар белән бирелде. Кызык та, сәер дә тоелды бу миңа. Әллә баланы ана карынында ук тәрбияли башлау кирәген оныттыкмы? Һәр кешенең җәмгыять җимеше булуын раслау кирәк микәнни? Идеологик тәрбия ул «син тегеләй ит, болай ит!» дигән сүзләрне колакка тукып тору түгел.
Балачакны искә төшереп утырам әле. Безнең буын яртылаш совет чорында яшәп калды. Бала вакытта ук туган илгә, туган җиргә, ватанга мәхәббәт турында җырлар җырлый идек инде. Җырларның мәгънәсенә бик үк төшенеп тә бетмәгәнбездер. Мәсәлән, «Без – Ильич чәчәкләре, илнең киләчәкләре. Карагыз әле безгә – винтовка җилкәбездә…» дигән сүзләр бала күңелендә әллә нинди зур, патриотизм хисләре уятмагандыр, ни өчен винтовка җилкәдә булуы да кызыксындырмагандыр. Әмма бергә җырлау, бергә булуыбызны тою рәхәт иде, күңелле иде. Дуслар белән янәшә басып, җитәкләшеп җырлау безгә ниндидер көч бирә кебек иде. Яшь барган саен җырлар да үзгәрә барды. Иң әһәмиятлесе, аларны мәшһүр композиторларыбыз иҗат итте. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Шакир Мәҗитов кебек классикларыбыз балалар өчен җырлар язып, аларны махсус җыентыклар итеп чыгарды.
Хәзерге композиторларыбыз балалар өчен җыр язуны вак эш дип саный кебек. Ә бит һәр буын – үзеннән алда яшәгән буынның дәвамчысы. Югары әхлак, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү – буыннан-буынга күчеп барырга тиешле изге мирас. Яңадан җырларга кайтыйк. Бераз үсә төшкәч, без Шакир Мәҗитовның «Колхоз кырлары буйлап» җырын җырлый башладык. Сүзләренә генә игътибар итегез: «Их, су агулары, матур су агулары, үзебез чәчкән кырлар буйлап күңелле барулары…»
Иң кызыгы, җырның сүзләре – халыкныкы. Салих ага Сәйдәшевнең «Яшь туристлар җыры»н алыйк. Тулы бер буын: «…Юлга чыктык без бергә, туган илдә йөрергә. Туган илнең, туган җирнең байлыкларын күрергә…» – дип җырлап үсте. «Папахам бар, йөри торган атым гына юк минем. Чапай кебек батыр булсам, анысын да бирер илем», – дип тә җырладык. Туган илгә мәхәббәт хисләре күңелләргә ташкын булып ургылып кермәсә дә, тамчы булып тама торды. Җәмгыять тормышындагы барлык үзгәрешләр дә җырлар аша күңелләргә керде.
Ә бүген ниләр турында җырлыйбыз, ниләр көйлибез соң? Әлбәттә инде, мәхәббәт, бары тик мәхәббәт турында. Күңелләрдә башка гамь юк, гамь булмагач, җыры да юк. Бәлки, безгә башка җырлар кирәк тә түгелдер?! Шөкер, тормышыбыз түгәрәк. Ә мәҗлесләрдә җырлап утыру өчен һәркем яттан белгән иске җырларыбыз бар. «Алмагачы чәчәк ата, майның унбишләрендә, алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә…» – дип сузып җибәрсәң, барысы да кушылачак, күңелләр шатлык белән тулачак. Шуңа өстәп: «Илебезнең халыклары матур тормыш коралар. Тыныч булсын, тыныч булсын, тыныч булсын дөньялар!» – дип тә көйләп җибәрсәк, ә?!
Хәер, бу юлларны укыганда халык үзе чыгарган «Матур булсын» дигән шушы җырга да кушылмый калмагансыздыр, шәт. Җырлап яшик әле, нинди генә заманнар килсә дә, диюем. Чөнки «җырлап ачылмаса күңел, мәңге ачылачак түгел».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat