Сатып аласымы, үзеңә әзерлисеме: кайсы отышлы?

Ит ашасаң – тешкә, ашамасаң, төшкә керә. Статистикага күз салсаң, төшкә генә керми бугай. Россиядә бер кеше елына 80 кг ит ашый ди әнә. Моны хәтта дәүләт башлыгы да әйтте. Ярымфабрикатлар базары да тик тормый: 2019–2023 еллар аралыгында ул сизелерлек үскән. Аларны җитештерү күләме 30 процентка арткан. 2025 елга ярымфабрикатлар җитештерү 4,6 млн тоннага җитәргә мөмкин, ди аналитиклар. Ач түгел без, җәмәгать! Шулай да, кемдер әзерләгәнне ашау – оятмы, замана куйган таләпме? Күбрәк нәрсә сатып алалар?

Оят түгел

Хәзерге җәмгыятьтә кеше үз вакытын кадерләргә, тормышын җиңеләйтергә өйрәнеп килә. Шуңа күрә йә кибеттән, йә кемнәндер әзер ризык сатып алуга кырын караучылар сафы да сирәгәя бара. Көн дәвамында эштә, тормыш мәшәкатьләрен хәл итеп йөгереп йөргән кешенең, кич өенә кайтып, сәгатьләр буе аш-су бүлмәсендә маташасы бик килмидер. Оят түгел, замана таләбе, җәмәгать!

Балтач районындагы Арбор авылында яшәүче Чулпан Әүхәдиеваны күпләр оста гөмбәче буларак беләдер. Моңа өстәп, таныш-белешләре әйтмешли, «роллчы да, бәлешче дә» ул. Чулпан заказга ярымфабрикатлар әзерләп сата. Заказлары бик күп. Ел дәвамында «урак өсте» ди үзе дә.

– Ярымәзер ризыклар – хәзерге заман хатын-кызлары өчен коткару чарасы ул. Аны әзерләү өчен чыгым да, вакыт та күп кирәк. Сатып алу очсызрак. Миннән бигрәк тә манты, пилмән ясап бирүемне сорыйлар. Бер алган кеше гел ала. Бәяне күпсенгән кешеләрне белмим, – ди оста куллы хуҗабикә. – Хәзер күпләр натураль, ягъни табигый продукциягә күчеп бетте. Кибет химиясен ашыйсылары килми.

Казаннан Айгөл – керфек ясау остасы. Аш-суга да оста. Буш вакытында заказга ризыклар да әзерли.

– Барысын да кулдан әзерлим. Хәләл таләпләренә туры китереп эшлим. Ите дә, сөте дә, йомыркасы да – авылныкы. Һәр эшне «бисмилләһ» дип башлыйм. Пилмән, мантыны бик яратып, мактый-мактый алалар. Кат-кат ясаттыручы кешеләрем дә бар инде хәзер, – ди ул. – Манты, пилмәннәремне килосын 450 сумнан сатам. Голубцы, фарш белән тутырылган борыч, кәтлит, самсалар да әзерлим. Бәяләрем «тешләми» дип саныйм. Моңа өстәп салатлар да ясыйм, кулдан токмач та кисеп бирәм. Яңа ел алдыннан пилмәнгә заказ аеруча күп булды. Кешеләрне ялкаулыкта гаеплисем килми. Хәзер бит тормыш темплары бик тиз, барыбыз да чабабыз. Аннан, пилмән ясау өчен генә дә итен, онын, тозын-борычын һәм башкасын сатып алып, утын-суын исәпкә алып, кул хезмәтен дә кертсәң, кесәгә сугарга мөмкин. Шуңа күрә ярымфабрикатлар тәкъдим итүчеләрнең бәяләре, чынлап та, «тешли» димәс идем.

Ашаганың ашмы?

Иртән – пилмән, кич пилмән булса, ашказаны кичерерме? Гомумән, ярымфабрикатларны даими ашау зыянлы түгелме? Фитнес-тренер Азалия Хәбибрахманова белән шулар турында сөйләштек.

– Үземне ярымфабрикатларга кискен карыйм димәс идем. Аларны өй шартларында да ясарга, сатып та алырга була. Әмма ниндине сатып алабыз бит. Кайдан гына алсак та, составын җентекләп өйрәнергә кирәк. Нинди оннан әзерләнгән, сәламәтлеккә зыянлы булган «Е»лар кушылмаганмы, шикәр артык күп түгелме, ит сыйфатлымы, консервантлар юкмы? Боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. «80:20» исәбе белән тукланырга мөмкин. 80 проценты сәламәт туклану булса, калган 20 се – безнең «гөнаһларыбыз». Монда чәй, каһвә, камыр ризыклары, фаст-фуд кебек коры-сары, баллы соклар да керә. Әйтик, әгәр дә сезнең организм лактозаны үзләштерергә сәләтле икән, сырникларны да файдалы ризыкка кертә алабыз. Бу очракта сырникларга шикәр комы кушылмый, аның составында булган эремчек 9 процентлы булырга тиеш. Иң яхшысы – йорт эремчегеннән. Онга да альтернатива табып була. Әйтик, дөге оны, – ди ул.

Азалия Хәбибрахманова ит ярымфабрикатларын да өйдә ясау яклы.

– Шәхсән мин өйдә аларны үзем ясыйм. Фаршка ташкабак яисә бәрәңге, тоз-борыч кушам да, бетте-китте. Составы да бер дигән. Кибеттән алсагыз, әлеге дә баягы составына карыйсыз инде, – ди тренер. – Кыскасы, составта сүзләр азрак булган саен, яхшырак.

Роспотребнадзор белгечләре ярымфабрикат сатып алганда игътибарлы булырга куша. Иң элек аның тышына карарга кирәк. Азык-төлек кабы ертык булырга тиеш түгел. Изелеп, сытылып, суланып беткән товарны кәрҗингә салмау хәерле. Кап тышында азык-төлекнең атамасы, составы, күләме, җитештерү һәм куллану вакыты, саклау шартлары, җитештерүче һәм ГМО турында мәгълүмат булырга тиеш. Ит ярымфабрикатларының сыйфатына бәйле шик туган очракта, сатучыдан тиешле документлар таләп итә аласыз.

Сораштыру

Ә сез ярымфабрикат сатып аласызмы?

Айсылу Мостафина, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме:

– Ярымфабрикатларга карашым уңай. Ашыйбыз, әлбәттә. Кибеттән дә алабыз, үзебез дә алдан әзерләп куябыз. Чыннан да, коткару чарасы ул. Эштән арып кайткач, тиз генә әзерләп алырга менә дигән! Әмма кибетнеке белән артык мавыкмаска тырышабыз. Тәме бүтән төрле. Борычы күп. Кайчагында хәтта бозылганлыгы сизелмәс өчен шулай салдылармы икән дип шикләнеп тә куясың. Берара пекарнялардан да ярымфабрикатлар алгалаган булды.

Рәйдә Нигъмәтҗанова, декрет ялындагы әни:

– Авылда яшәгәндә «полуфабрикат» дигән сүз белән очрашканым булмаган икән (көлә). Казанга укырга килгәч, кызлар белән фатир яллап яши башлагач, моның ни икәненә төшендем. Мин торган фатирның подъездында стенд тора иде. Анда ярымфабрикатлар турында игълан куелган иде. Шул игъланны тотып, «акчаң булса, пешереп азапланасы да юк» дип, фатирдагы кызларга алып кереп күрсәткәнем әле дә истә. Ярымфабрикатларны студент чакта күп кулландык инде. Тавык итеннән әзер кәтлитләрне аеруча үз итә идек. Ул чакта өйдәгедән тәмлерәк тә тоелгандыр әле ул… Ярымфабрикатларның да кибеттәгесен түгел, шәхси эшмәкәрләр ясаганын сатып алырга тырыша идек. Ризыкка санап, «Чебупели» ише кибет ризыкларын да алган булды инде. Әмма мин аларга каршы. Аларның тәме юк, ә хакы бар.

Хәзер инде минем үз гаиләм бар, мин – әни. Ярымфабрикатларны үзем ясарга күнектем. Авылга кайткач, йә пилмәнен күп итеп бөгеп, йә кәтлитен күпләп катырып куябыз. Шулай ук фарш белән борыч та тутырабыз.

Вакыт, мөмкинлек, теләк булмаганда ярымфабрикатлар аналар өчен дә, студентлар өчен дә бик кулай. Минем хәзерге вакытта туңдыргычымда үз вакытын көтеп әзер манты, голубцы, кәтлит тора. Кәтлитләрне берничә тапкыр пешереп ашарлык итеп күпләп ясап куям. Ярымфабрикатлар тормышны бермә-бер җиңеләйтә. Аны ясаучылар яшәсен! Ул бит нинди зур кул хезмәте!

Оксана Абрамова, клининг хезмәтендә эшли:

– Минем буш вакытым әллә ни күп димәс идем. Шәһәрдән читтә торабыз. Көн саен юлга гына да күп вакыт сарыф ителә. Шуңа күрә ярымфабрикат дигәнен җаем чыккан саен үзем әзерләргә тырышам. Эченә нәрсә салынганын да, нинди ит икәнен дә, камыры ничек басылганын да үзем беләм. Бу минем өчен бик мөһим. Вакыт бик тыгыз чакта бәрәңге, ярма, йомырка тәбәсе, токмач яисә яшелчә салатлары белән генә дә тукланырга була. Ирем дә, мин дә шулай күнеккән инде. Кем әйтмешли, ипи белән бәрәңгедән аерылмыйк!

 Сүз уңаеннан

Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан алкоголь инспекциясе җитәкчесе:

– Тикшерү-күзәтү органнары тарафыннан контроль кимегән саен, кызганыч, азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгына бәйле хокук бозу очраклары да арта. Әйтик, 2019 елда бәйсез экспертиза тарафыннан тикшерелгән товарларның 10,6 проценты яраксыз дип табылды. 2023 елда бу күрсәткеч 34,8 процентка җитте. 2024 елның 11 аенда тикшерелгән 337 төрдәге товарның 131 ендә закон таләпләрен бозу ачыкланды. Барыннан да бигрәк сөт продукциясендә – атланмай, каймак, эремчек һәм сырда кимчелекләр табыла. Тикшерелгән атланмайның – 35, эремчекнең – 32, каймакның – 40, сөтнең – 15, сырның 23,3 процентында җитешсезлекләр барлыгы ачыкланды. 50 төрдәге роллар тикшерелде һәм барысында да кимчелек табылды. 40 төрдәге салатның 29 ы тиешле таләпләргә туры килми булып чыкты.

Азык-төлекнең сыйфаты шик уята икән, кулланучы сатучыдан (башкаручыдан) документ таләп итә ала. Заказны кабул итеп алганда, иң элек тартмасын карагыз. Ул тәртиптә түгел икән, димәк, саклаганда һәм алып килгәндә дөрес эшләмәгәннәр. Ризыкның исеме, авырлыгы (күләме), азык кыйммәте (химик составы һәм калориясе), норматив һәм техник документлар турындагы мәгълүматны карагыз. Махсус заказ буенча әзерләнмәгән икән, кайчан, кайда, кем тарафыннан ясалганына, саклану вакытына, саклау шартларына – барысына да игътибар итегез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү