«Җырлыйк әле»не нишләттеләр?

ТНВ каналын бик ярата, бар эшне ташлап карый идек. Әнә «Җырлыйк әле»гә әзер артистлар чакыралар икән хәзер. Аларны бит инде күреп туйган. Кирәк икән, җырчыларны концертларга барып карап була. Миңа Алинә белән Азат Кәримовлар тавышы җитми. Атна саен тапшыру вакыты җиткәч, Кәримовлар алып бара башламаганмы дип, телевизорны ачып карыйм. Тагын кире сүндерәм. Халыкны татар телле каналдан да биздермәсәгез иде.

Фәрдия. Чаллы

ТНВ каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Лилия Кадыйрова:

– «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Динә Закирова скрипкачы гына түгел, былтыр ул редактор буларак та ачылды. Ул һәр тапшыруга бик җентекләп әзерләнә, уйлап эшли. Мин аны ТНВ каналының иң яхшы табышы дияр идем. Бу тапшыруны элек алып барган Кәримовлар үзләре китәргә карар кылды. Тапшыруда гел җырчылар гына катнашмый бит. Әле күптән түгел «Ак калфак»лылар, «Иделкәй» ансамбле, Төмән өлкәсеннән «Пышны» фольклор ансамбле булып китте. Без арабыздан инде китеп барган легендар җырчылар турында да тапшырулар әзерлибез. Һәр уен коралы турында мәгълүмат бирәбез. «Җырлыйк әле»нең рейтингы да үсте. Элеккеге бер еллык карау хәзер атна-ун көн эчендә җыела.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү