Агулы «незамерзайка» җитештереп ятучының эзенә төшкәннәр

Уфа янында агулы «незамерзайка» җитештерү буенча яшерен цех барлыгы ачыкланган. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында хәбәр ителә.  

47 яшьлек ир-ат Николаевка авылында сәламәтлек өчен куркыныч булган метил спиртын кулланып, «незамерзайка»  җитештерә башлаган. Шикләнелүче агулы матдәләр булган сыеклыкны кышкы чорда сатарга уйлаган, әмма, партияне сатарга маташканда, аны кулга алганнар.

Полиция хезмәткәрләре 2500 литр әзер «незамерзайка» һәм 12 мең заготовканы тартып алган. Моннан тыш, цехтагы ике эшченең Россия территориясендә миграция законнарын бозып урнашкан якын чит ил гражданнары булуы ачыкланган.

Полиция «законсыз миграция» һәм «агулы матдәләр әйләнеше» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгаткан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү