Татарстан “Пушкин картасы” программасында теркәлүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынга күтәрелгән. Әлеге нәтиҗәне 2024 елның 11 ае күрсәткечләре буенча чыгарганнар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Программада катнашучылар саны буенча Татарстанны (87,56 процент) бары тик Санкт-Петербург (120, 34 процент) кына узган. Өченче урында – Мәскәү (86,24 процент), аннан соң – Чувашия (85,91 процент).
Абсолют күрсәткечләр буенча Татарстан 4 урында. Узган елның 11 аенда республикадагы төрле оешмалар әлеге программа кысасында 388 млн сумлык 969 мең билет саткан. 2023 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк дигән сүз бу. “Пушкин картасы” белән алынган бер билетның уртача бәясе – 401 сум.
Әлеге программа буенча иң күп билетны театрлар (108 млн сум акча эшләгәннәр), аннан кала кинотеатрлар (86 млн сум) саткан. 11 ай эчендә мәдәният йортлары – 65 млн сум, музейлар – 47 млн сум, концерт учреждениеләре – 43 млн сум акча эшли алган.
Билгеле булганча, “Пушкин картасы” программасы Татарстанда 2021 елдан бирле гамәлде. Әлеге федераль программа “Мәдәният” Илкүләм проекты кысасында тормышка ашырыла. “Пушкин картасы”н 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган һәркем файдалана ала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat