Танылган бакчачы журналист Роза Нургалиева төрле тәҗрибәләр ясап кына тора. Чираттагы яңалыгы: ул лаймкват үстереп караган. Аны икенче төрле лимонелла дип тә йөртәләр. Розадан аны ничек үстерүе турында кызыксындык.
– Лайм һәм кумкват гибриды ул. Чәчәкләренең исе бик тәмле. Җимеше лайм кебек хуш исле, кумкваттан зур, лимоннан кечкенәрәк. Берьюлы 15 ләп җимеш бирә. Бакчачылык кибетеннән кечкенә генә үсенте алган идем. Хәзер минекенә өч яшь. Универсаль кибет туфрагына яртылаш цитруслылар туфрагы кушылган, шуңа дым саклау, көпшәкләндерү өчен азрак перлит та өстәп утырттым. Цитруслыларны даими коендырырга кирәк. Бигрәк тә кышын, өйдә һава коры чакта. Чама белән ике атнага бер цитруслылар өчен ашлама сибәм. Яктылык ярата, тәрәзә төбендә үсә. Лампа куйганым юк, – ди Роза.
Тарихына килгәндә, 1900 нче еллар башында Флорида авыл хуҗалыгы министрлыгы ботанигы Уолтер Свинглның башына лайм белән кумкватны кушу уе килә. Шулай итеп, яңа саргылт яшел төстәге цитрус – лаймкват барлыкка килгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat