«Дуңгыз» гриппы тарала: прививка ясатырга соң инде

Россиядә грипп очракларының артуы теркәлә. Инфекциянең киң таралуы турында сүз бармый әле, әмма Роспотребнадзорда кисәтеп әйтүләренчә, безгә А (H1N1)pdm09 штаммы – халык теле белән әйткәнчә, “дуңгыз” гриппы килеп кергән.

Гриппның бу төре көчле бронхитлар, үпкә ялкынсынуын китереп чыгара, дип яза “Российская газета”.

Узган ел ахырында гриппның А һәм В төрләре өстенлек иткән. Әмма “дуңгыз” гриппы да 24 шәһәрдә: барлыгы 68 кешедә ачыкланган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре әйтүенчә, грипптан прививка ясатырга соң инде: прививка ясау чоры да узган, вакцинасы да беткән

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү