Ир-ат сүзләренә караганда, ул премиум классындагы BMW рулендә булган, әмма авария аның гаебе белән килеп чыкмаган.
6 гыйнварда Биектау районында “Лада” йөртүчесенең үлеме белән төгәлләнгән авария урыныннан качкан кара төстәге кыйммәтле BMW вездеходы йөртүчесе полиция бүлегенә килгән. Фаҗигадә “Лада” шоферы – 56 яшьлек ир-ат һәлак булган, ә премиум классындагы машина рулендәге ир-ат авария урыныннан качкан. Бу хакта KazanFirst Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Затлы иномарка хуҗасы 2 көн узгач кына хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
“KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, ир-ат полиция бүлегенә ялгызы гына түгел, бәлки адвокаты белән бергә килеп кергән. Ир-ат, чыннан да рульдә булганлыгын, әмма каршы як полосага чыкмаганлыгын һәм авариядә гаепле булмаганлыгын расларга маташкан. Ни өчен авария булган урыннан качтыгыз, дигән сорауга, шок халәтендә идем, дип җавап биргән. Әмма агентлык мәгълүматларына караганда, авария урынында башланган бер ярты табылган.
BMW йөртүче тоткарланган, җинаять эше кузгатылган. Озакламый аңа чикләү чарасы сайлап алыначак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat