Синоптик: «Табигать саташты – декабрьдән соң… март килде»

«Мондый кышны күргәнебез юк иде әле». Юеш кар һәм яңгыр, юллардагы бозлавык, кар «ботка»сыннан хәйран калган өлкәннәр дә быелгы кыш турында әнә шулай ди. Синоптиклар исә рекорд артыннан рекорд терки. Чын кыш кайчан килер дә, көннәр кайчан суытыр?

Яңа ел яллары җылы көннәр белән истә калды. 3 гыйнварда Татарстан метеорологлары температура рекордын теркәде. 1920 елда бу көнне Казанда 2,7 градус җылы булса, быел әлеге күрсәткеч 3,2 гә күтәрелде. 8 гыйнвар янә тарихка кереп калды. 1999 елда бу көнне 2,2 градус җылы булса, быел әлеге күрсәткеч 2,6 га күтәрелде. Карлы яңгыр юлга чыгучыларны пошаманга салды, Татарстан Рәисе халыкка мөрәҗәгать итеп, бу көннәрдә аеруча игътибарлы булырга киңәш бирде.

Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Татарстанда мондый һава торышының ким дигәндә 14 гыйнварга кадәр сузылачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, безнең зонада һава температурасы нормадан якынча 8–10 градуска югарырак.

Халык синоптиклары исә җилкә генә сикертә.

– Табигать саташты ул хәзер, шуңа күрә алдан фаразлау да мөмкин түгел. Юраганыбыз юш килми башлады. Минем фаразлавымча, быелгы кыш карсыз, әмма суык булырга тиеш иде. Чөнки ул башка сыйфатлары белән 1975 елга охшап килә иде. Элек бер ел икенчесе белән чагышып килде. Шуңа күрә быел кыш мондый булыр дип һич көтмәгән идем, – ди Арча районында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров. – Суытса, 19 гыйнвардан соң суытачак. Юк икән инде, димәк, кыш менә шушылай карсыз һәм җепшек булачак. Ләкин кыш гел болай була алмый инде ул. Барыбер суытыр дип уйлыйм. Суыклар февраль һәм мартка калырга мөмкин. Узган елгы шикелле кар да көтәргә кирәкми. Былтыр бу вакытта кар көрте мунча түбәсенә кадәр менеп җиткән иде. Быел кайбер урыннарда җирне дә капларлык яумады.

Рәис абый – тәҗрибәле игенче һәм терлекче дә әле ул. Аның фикеренчә, мондый һава торышының уҗымнарга да файдасы юк. Ә менә җир дымга туеначак, димәк, киләчәк уңыш өчен яхшы булачак.

– Әлеге вакытта җирдә бер дә туң юк. Минем хәтердә мондый ук елның булганы юк иде. Бүгенге һава торышы март аена туры килә. Кышка карап җәйне фаразлый торган идек, быел анысын да алдан әйтергә шикләнәм, – диде Рәис Шәкүров.

Терапевт Шәрифҗан Мәүләвиев сүзләренчә, мондый һава торышын йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр генә түгел, ә сәламәт кешеләр дә сизә.

– Беренче төркемгә аеруча авырга туры килә. Мондый көннәрдә баш авыртуына, кан басымы күтәрелүгә, буыннары сызлауга зарланып килүчеләр күп. Бигрәк тә кан басымы күтәрелүдән интегәләр. Андыйларга даими эчә торган даруларын кулланырга киңәш итәбез, – ди ул. – Көйсез һава торышына яшь организм да сизгер булырга мөмкин. Баштарак башы авыртса, соңрак башка төрле авырулары да килеп чыгуы бар.

Синоптиклардан килгән мәгълүматларга караганда, шимбә – 11 гыйнварда урыны белән җепшек кар, вак яңгыр көтелә. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Юлларда – бозлавык. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 0…+3 градус күрсәтәчәк. Төнлә –1…–6 градус. Якшәмбе – 12 гыйнварда явым-төшем булмаячак. Көндез һава температурасы –1…–6 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә –3…–8, урыны белән –11 градуска кадәр.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына ышансаң, киләсе атна башында – 13–14 гыйнварда республикага карлы суык атмосфера фронты үтеп керәчәк. 13 гыйнварда көндез 0…–5 градус, төнлә һава температурасы –3…–8, урыны белән –12 градуска кадәр төшәчәк. 14 гыйнварда тәүлек әйләнәсе –4…–9 градус тәшкил итәчәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү