Россиядә илебез халыкларының телләре реестры пәйда булачак. Аның проекты быел 1 майга кадәр эшләнеп бетәргә тиеш. Президент Владимир Путин бу җәһәттән тиешле бурычлар йөкләгән.
Россия халыкларының телләре турында закон проекты 1991 елгы башлангыч версиясеннән нык аерылып торачак. Президент куйган бурыч Кремль сайтына урнаштырылган.
Моннан тыш Россия Федерациясендә 1 июньгә кадәр дәүләт теле сәясәте нигезләре проекты да эшләнелергә тиеш.
Юрист Дмитрий Галанцев “БИЗНЕС ONLINE” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, Россия халыклары телләре турында закон моннан 30 ел элегрәк кабул ителгән. Аның әйтүенчә, әлеге закон хәзер дә гамәлдә: ул илебездә яшәүчеләргә көндәлек тормышта төрле телдә сөйләшү хокукы бирә. Шул ук вакытта документның 3-4 бүлекләрендә телләрнең судлар, нотариат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшендә кулланылуы тасвирланган.
Тел белеме институты директоры Андрей Кибрик сүзләренә караганда, илебездә Владимир Путин кушуы буенча Россия халыклары телләрен саклау буенча программа эшләнгән дә инде. Моннан тыш институт хезмәткәрләре махсус реестр булдырган. Аңа 155 “тере” тел кертелгән.
Исегезгә төшерәбез: Конституциянең 68 нче статьясы нигезендә, Россиядә рус теле дәүләт теле булып тора. Шул ук вакытта республикалар үзләренең дәүләт телләрен дәбилгеләүгә хокуклы. Татарстанда бу – татар теле, Башкортстанда – башкорт, Якутиядә – якут теле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat