Яңа ел алдыннан Татарстанда чүплектә яңа туган баланың мәетен тапканнар

28 декабрьдә Казанның Васильченко урамында чүп китереп бушату станциясе хезмәткәрләре яңа туган баланың мәетен тапкан.

“Татар-информ” язганча, нарасыйның җансыз гәүдәсе сөлгегә төрелгән, кендеге киселмәгән булган. Аны конвейер тасмасында тапканнар.

Икенче көнне “Ананың яңа туган баласын үтерүе” статьясы буенча җинаять эше ачканнар. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары баланың ни рәвешле чүплеккә эләккәнлеген ачыклый.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү