«Больничный»да булу вакытын киметергә җыеналар

Россия Хөкүмәте эшкә вакытлыча яраксызлык вакытын 2030 елга кадәр 15 процентка киметергә җыена. 2030 елга Россиянең илкүләм үсеш максатларына ирешү планында шул хакта язылган, дип хәбәр итә “ТАСС”. Әлеге күрсәткечне һәр ел саен 1-2,5 процентка кысу күздә тотыла.

“Эшкә вакытлыча сәләтсезлек чорын киметү хезмәт нәтиҗәсен яхшыртуга китерәчәк”, – диелгән документта.

Документта билгеләп үтелгәнчә, халыкның сәламәт тормыш рәвешен сайлавы һәм табибларга даими күренеп торуы, чирләүчеләрнең кимүенә китереп, куелган максатка ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Моның өчен кешеләрнең сәламәтлеген күзәтеп тору максатында яңача үзәкләр булдыру, тернәкләндерү системасын үстерү тәкъдим ителә.

Исегезгә төшербез: хәзерге вакытта Россиядә дәвалаучы табиб ачкан “больничный” – 15 көн, фельдшер яки теш табибы ачканы – 10 көн дәвам итәргә мөмкин. Әмма аны табиб комиссиясе озайта ала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү