«Бердәм Россия» хезмәткәрләре Курскта яшәүче балаларның хыялларын чынга ашырган

«Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты хезмәткәрләре бүген Курскта яшәүче балаларга Яңа ел бүләкләре җибәргән. «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында җыелган бүләкләр арасында хоккей, конструктор, химик лаборатория кебек уенчыклар бар.

«Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин сүзләренә караганда, Яңа ел алдыннан аларга Курсктагы вакыйгалар вакытында зыян күргән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалардан мөрәҗәгатьләр килеп ирешкән.

— Без әлеге акциядә катнашып, авыр хәлдә калган шушы балаларга ярдәм итәргә булдык. Бүләкләр сайлаганда балаларның яшен исәпкә алырга тырыштык. Аларны бүген Курскка озатабыз. Андагы вәкилләребез һәр бүләкне иясенә тапшырачак, — ди Марат Сәмигуллин.

Җитәкче сүзләренә караганда, узган елның ноябрендә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк озатканда да биредәге балаларга бүләкләр әзерләгән алар. Аларны Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары алган.

-Рәхмәт сүзләре әле һаман килә тора. Без бик шат. Бирегә гуманитар йөк озатканда без балалар өчен барлыгы 4 мең данә яңа ел бүләге әзерләдек, — дип ачыклык кертте Марат Сәмигуллин.

Татарстанда «Теләкләр чыршысы» акциясе 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү