Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылындагы балалар йортына без Илдар Зиннуров белән җәһәт кенә Яңа ел күчтәнәчләре илтергә барып кайткан идек.
Киләсеңне белеп китәсең
Аның мондый игелекле эш белән шөгыльләнүе беренче генә түгел икәнен беләм. Сорашмакчы булам, әмма сүзне гел икенчегә бора. Ахыр чиктә, балалар турында сөйләшә башлагач, үзе дә сизмәстән хәйриячелек турында да бер-ике сүз әйтеп китте.
– Балалар йортына бер керсәң, икенче тапкыр киләсеңне белеп китәсең, – ди ул. –Чөнки күңел алар янында кала, уйланасың, сагынасың, ярдәм итәсе килә… Шунда йөри башлагач, тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең нинди хисләр кичергәнен дә аңладым кебек. Ә беренче тапкыр баруым хезмәт иткән урыныма бәйле иде. Күп еллар Татарстан Прокуратурасында эшләдем. Шунда Норлат балалар йортын шефлыкка алдык. Җае туры килгән саен ярдәм итәргә тырыштык. Үзләренең дә үтенеч белән чыккан чаклары булды. Прокуратурадан китеп, адвокатлар коллегиясендә эшли башлагач та, элеккеге гадәтемне ташламадым. Баштарак хәләл җефетем белән йөрдек. Нәрсә кирәклеген белешәбез дә, кибетләрдән юнәтеп, тиз генә кайтып, үзебезчә шатландырып киләбез. Савыт-сабалар, башка кирәк-яраклар алып кайткан вакытлар да булды. Гадәттә бу сәяхәтләрне Яңа ел бәйрәменә яки 1 июнь – Балалар көненә туры китерергә тырышабыз. Үзебезчә, балалар да, анда эшләүче хезмәткәрләр дә бәйрәм рухын тойсын дигән теләк белән кайтабыз бит инде.
Шәп өй
Мин үзем дә балалар йортына беренче тапкыр атлап кердем. Югыйсә журналист буларак бик күп җирләрдә йөргән бар. Күбрәк картлар йортына игътибар бирелгән икән. Һөнәремдәге бу «бушлык»ны сизеп алгач, хәтта уңайсыз булып китте.
Килеп керүгә безне социаль педагог Люция Гарипова белән бер кыз каршы алды: «Исәнмесез, мин Даша булам», – диде ул, кулын сузып. Баксаң, монда шулай кабул ителгән икән: һәр бала балалар йортын үз өе дип саный һәм кунакларны да ятсынмыйча каршы ала, сөйләшә, күрсәтә, таныштыра. Ә өйләре искиткеч шәп аларның. Бүген монда җәмгысы 35 бала яши. Аларны чып-чын фатирларга урнаштырганнар. Һәрберсендә дүрт балага бер йокы бүлмәсе. Шәхси әйберләре, уенчыклары өчен шкафлар куелган. Туганлык җепләре өзелми. Бер гаиләдән ничә бала килсә, барысы да бер фатирда. Уку бүлмәсендә һәр балага аерым өстәл, китаплар, уку әсбаплары өчен шүрлек, тумбочка куелган. Кул эшләре белән дә шунда шөгыльләнәләр. Ял итәселәре килсә, диваннар, кәнәфиләр куелган залга чыгалар, рәхәтләнеп телевизор карыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Хәтта тере почмакта ташбака, әрлән кебек йорт хайваннарын да асрыйлар. Иң мөһиме, бөтен җиһазлар куелган кухнялары бар.
– Көненә дүрт тапкыр ашханәдә туклансалар да, балаларның үсә торган вакыты бит, гел ашыйсылары килеп тора, – ди тәрбиячеләр.
Үзләренең аш бүлмәсендә балалар чәй эчеп кенә калмыйлар, тәрбияче апалары ярдәме белән ашарга да әзерлиләр икән. Бергәләп туган көннәрен, бәйрәмнәрне үткәрергә дә онытмыйлар. Теләгән вакытта юынырга урыннары да үз фатирларында. Кер машиналары да эшләп тора.
«Тагын нәрсә булуын теләр идең?» – дип сорагач, Ярослав исемле малай хәтта аптырап китте. Бераз уйланып торгач: «Бөтен нәрсә дә бар. Бар да җитә», – дип җавап бирде. Глеб исемлесе исә шушы көннәрдә әти-әниле булырга җыена. Әмма аны китәргә ашкынып тора дип тә әйтеп булмый. «Китәсең киләме?» – дигән сорауга ул: «Әти-әниле дә буласы килә, мондагы дусларымнан, тәрбиячеләрдән дә аерылысы килми», – дип җавап бирде. Кечкенә булса да, Глеб киләчәккә менә дигән һөнәр дә сайлап куйган. Эретеп ябыштыручы булырга исәбе. Ул гына түгел, аның белән бер бүлмәдә яшәүче малайларның барысы да шул һөнәрне сайларга уйлыйлар. Белеп сөйләшәләр, чөнки махсус түгәрәк эшләп тора, менә дигән осталары да бар.
Түгәрәк дигәннән, алар монда төрледән-төрле. Ике бинаның берсе балаларны тормыш итәргә өйрәтү өчен җайлаштырылган. Бассейн да, теплица да шунда. Каралты-куралар, бакча, хәтта бәйрәмнәрдә шашлык пешерә торган урыннары да бар. Кыскасы, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә менә дигән урын бу. Тавыклар, пони, сыер тоталар. Яшелчә, җиләк-җимешләрне дә үзләре үстерәләр.
«Бу ялларда өйгә кайтам»
Детдомнан китеп, төрле җирләргә укырга кергән балалар тәрбияче апаларына әнә шулай дип шалтыраталар икән.
– Балалар белән бик тыгыз элемтәдә яшибез, – ди педагог-психолог Гөлнара Зәбихуллина. – Телефоннан гел сөйләшеп торабыз. Алдан ук шалтыратып куялар да, ашханәдәге менюга кертәбез. Алар өчен аерым бүлмәләр бар. Ике көн рәхәтләнеп ял итеп, керләрен юып, мунча кереп китәләр. «Мондагы кебек тәмле ризык беркайда юк. Хәмдия апабыз бигрәк тәмле пешерә инде», – дип мактаган булалар. Мәктәпне тәмамлагач та, балаларның теләкләрен искә алып, укырга урнаштырырга урын эзлибез. Бигрәк тә тулай тораклы көллиятләрне тәкъдим итәргә тырышабыз. Беренче уку көненә савыт-саба, юыну әйберләре, киемнәр алып, берәребез озата бара. Бу җәһәттән балалар йортында тәрбияләнеп, хәзер инде эшли торган егет-кызларыбыз да бик булыша. Укыган урыннарында опека хезмәтенә исәпкә куябыз. Монысы күз-колак булып тору өчен. Әмма балалар өчен сыенырлык урын – ул барыбер балалар йорты. Дөрес, без аларны 23 яшькә кадәр карап торырга тиешбез. Әмма кайчагында бу бик озакка, хәтта гомер буена сузыла. Фатирлы булуларын да күзәтеп торабыз. 14 яшьтән аларны исәпкә куялар. Ә чират төрле вакытта килеп җитә. Тормыш коргач та, гел безнең янәшәдә алар. Никахларга, туйларга чакыралар. Норлат авылында кияүгә чыгып калган кызларыбыз бар. Матур гына балалар үстереп яталар. Балалар йортында бер-берсен табышып, кавышкан парларыбыз да бик матур яшиләр.
Без СВОда һәлак булган Илнар Шәфигуллин портреты янында тукталдык. Тумышы белән Апас районы Олы Бакырчы авылыннан. Бу йортта тәрбияләнгән 12 бала бүген Ватаныбызның тынычлыгы өчен көрәшә, 5 есе һәлак булган. Тәрбиячеләр аларның һәрберсен соңгы юлга озатырга барган. Исәннәре белән элемтәләрен өзмиләр, җиңү яулап әйләнеп кайтуларын телиләр, Норлатта төзелгән штаб аша балаларга посылкалар әзерләп җибәрәләр. Бүген тәрбияләнүче малай-кызлар өчен менә дигән патриотик тәрбия чарасы бу. Милли тәрбия чарасы да яхшы куелган. Татар балалары үзара туган телләрендә аңлашалар. Араларында намаз укучылар, ураза тотучылар, Россия Ислам институтына укырга керүчеләр дә булган. Монысы да сөендерерлек хәлләр.
Тик шул ук вакытта, 35 баланың дүртесе генә тома ятим, калганнарының әти-әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, дигән сүзләр генә күңелне өшетеп җибәрә. Норлат балалар йорты 1942 елда Ленинград камалышыннан кайтучылар өчен төзелгән булган. Бүгенге әти-әниләр исә балаларын үз ирке белән язмыш кочагына ташлый. Шуннан бирле никадәр үзгәреш…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat