Казанда иң кыйммәтле фатирның күпме торуы билгеле

Казанның Совет районында Nova торак комплексында төзелеп килүче йорттагы фатирның бер квадрат метр бәясе, 1 миллион сумнан артып, 1 097 676 сум тәшкил иткән. Бу хакта “KazanFirst” бушлай игъланнар порталында урнаштырылган мәгълүматларга таянып яза.

Шул рәвешле беренче каттагы 85 квадрат метрлы фатирны сатып алучыга 93,5 миллион сум түләргә кирәк булачак.

Башка белдерүләр белән чагыштырганда, бүгенгә иң кыйммәт торак бу. Әмма сайтта шуңа охшаш фатирларны 1 квадрат метры өчен 980 һәм 950 мең сумнан да табарга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү