Казан каймасы төзелгән җирдә йөзләрчә әби-бабаларыбызның ачы язмышы ята

Кырык бернең кышы бик кырыс булган: ноябрь аеннан ук кырык-илле градуслы салкыннары белән озакка дип килгән. Әниемнең ничек итеп окоп казулары турында сөйләгәннәре йөрәккә уелып калгангадыр, мөгаен, шул чорны бүгенге җепшек кышлар белән чагыштырып карый торган гадәт барлыкка килде миндә. Күз алдыма китерәм дә, кирәк бит, нәкъ шул вакытта, ичмасам, һава торышы да аямаган, дип куям.

Быел Татарстан һәм Чувашиядә Бөек Ватан сугышы елларында Казан каймасы һәм Сура оборона сызыгы төзелеше тәмамлануга 83 ел була. Юбилей түгел. Әмма искә алмыйча да булмый. Чөнки юбилей елында сөйләнгән сүзләр әллә ни чынбарлыкка ашмый кебек.

Бездәме, әллә безнекеләрме? 

Нинди яңалыклар барлыгын белергә теләп, Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев белән элемтәгә чыгам. Юкка түгел, чөнки Казан оборона сызыгының 60 чакрымы нәкъ менә шушы районга туры килә. Ул бу хәлләр турында биш бармагы кебек белә. Үземнең дә аның белән окоп казылган урыннар буенча берничә тапкыр сәяхәт иткәнем бар. Сакланып калган окопларның озынлыгы урыны-урыны белән уннарча чакрымнарга җитә. Кайбычта окоп казучылар истәлегенә һәйкәл куелу уңаеннан язма чыккач, миңа Спас районы хәрби комиссариатыннан шалтыратып: «Сез безне искә дә алмыйсыз. Югыйсә Спас районында да окоп казыганнар, алар хөрмәтенә хәтта моннан 10 ел элек һәйкәл куелды», – дигәннәр иде. Рамис Рафисовичка бирелгән беренче сорау әнә шуңа кагылышлы булды.

– Мин мондый сүзләрнең асылына үзем дә төшенеп бетә алмыйм, – диде ул. – Оборона сызыгы Татарстанга, Мари Эл Республикасыннан башланып, Чувашиянең Ормар районыннан килеп керә һәм Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылы яныннан ук (әмма бу районга керми) Кайбычның Гөбенә елгасы буенда урнашкан Надеждино авылына чыга. Спас районы Иделнең аръягында. Үзегез уйлап карагыз, анда нишләп окоп казысыннар инде? Мондый сөйләшү Кама Тамагы, Буа районнарына да хас. Әйе, бу районнардагы халыкның окоп казудагы өлеше зур, әмма алар аны Чувашиягә, Апаска яки Кайбычка килеп казыганнар. Күрәсең, «безнекеләр казыган» дигән төшенчә «бездә казылган»га әйләнеп, фактларны болгатып җибәрә. Интернеттагы күп кенә язмаларда да бар андый ялгыш фикерләр. Күпләр: «Барыбер катнашканнар бит инде», – дип тә әйтергә мөмкин. Сүз дә юк, һәркемнең өлеше зур. Әмма тарихи дөреслекне югалтмыйсы иде. Безнең аны үзгәртергә хакыбыз юк.

Бу сүзләрне Спас районының элеккеге башлыгы Камил Нугаев та раслады.

– Бездә окоп казымаганнар, әмма бу эштә район халкы бик актив катнашкан. Шуңа күрә һәйкәл кую турында сүз чыккач, истәлекләр гел яңарып торсын дип, мин аны бик горурланып эшләдем, – диде ул.

Кайбычка бирелмәгән, Апаска кирәкмәгән

Шул җәһәттән сүзебез һәйкәлләргә дә барып тоташты. «Окоплар нигездә Кайбыч районында казылса да, ни өчен сездә һәйкәл соңлап кына ачылды?» – дигән сорау биргән идем. Үзе бер кыйсса булып чыкты ул.

– Һәйкәл кую эше белән Апас районының «Туган як» музее җитәкчесе Рамис Ногманов (ул аңа кадәр район башлыгы урынбасары булып эшләгән иде) белән икәү хыялланып йөргән идек. Йөрүебез бушка китмәде анысы. Моннан 20 еллап элек скульптор Рада Нигъмәтҗановага хөкүмәт һәйкәл эскизларын ясарга задание бирде. Шуның нигезендә Суворов училищесы янындагы бер заводта (ул хәзер юк бугай инде) җиңел металлдан өч данә һәйкәл коелган. Беренчедән, без бу хакта белми дә калдык. Белгәч, ни өчен өч булуын аңламадык. Окоп казылган районнар икәү генә бит. Икенчедән, кайсы районнарга бирделәр дип уйлыйсыз? Спас, Яшел Үзән һәм Апаска. Апас аңлашыла инде. Ә Кайбычны бөтенләй исемлектән төшереп калдырганнар. Спаста аны ниндидер бер һәйкәлгә янкорма итеп урнаштырганнар. Яшел Үзән, М7 трассасыннан күренеп торырлык итеп, Свияжск тирәсенә куйган, ә Апаста һәйкәлдән бөтенләй баш тартканнар. Бу хәлләр яшертен, кимәленә килеп бетмичә эшләнгән. Мин үзем дә бу хәлләр турында шактый вакыт үткәч кенә ишеттем. Шундук, апаслылар баш тарткан өченче һәйкәлне Кайбычка урнаштырып булмасмы, дип йөри башладым. Эзләп таптым. Шактый искергән, күгәргән урыннары да бар иде инде. Татарстанның Архив эшләре буенча комитетыннан рөхсәт алып, һәйкәлне алырга дип барган идек: «Ул Апас балансында бит, сезгә бирә алмыйбыз», – диделәр. Апас башлыгыннан баш тартулары турында ике тапкыр хат яздырырга туры килде. Әле бер, әле икенче түрә янына йөри торгач, көчкә документлаштырып бетердек. Һәйкәлне яңарттык. Кайбыч үзәгендә тора ул хәзер. Аннан соң окоп казучыларның төп штабы булган Чәчкаб авылына үзебез икенчесен дә ясап куйдык.

Соң булса да, уң булсын иде

– Оборона сызыгы эшләре тәмамлануга 80 ел булу уңаеннан хөкүмәт дәрәҗәсендә зур киңәшмә уздырганнар иде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Бу эш өчен янып-көеп йөрүче буларактыр инде, чыгыш ясавымны сорадылар. Теләкләремне җиткерә алдым кебек. Әмма эшләр яхшы бара дип мактана алмыйм. Дөрес, бу объектлар, тарихи мирас буларак, бердәм дәүләт реестрына кертелде. Шул җәһәттән бер төркем галимнәр килеп, окоп казылган урыннарны җентекләп өйрәнделәр. Һәм шуның белән эш тукталды да кебек. Югыйсә күрше Чувашия Республикасындагы Сура оборона сызыгында мемориал төзеп, ачык һава астында чын музей булдырдылар. Бәлки, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан йөк урыныннан кузгалыр дигән өмет бар әле.

Окоплар белән кызыксыну, нишләптер, 2000 нче елларда гына башланды. Ни өчен болай килеп чыкканын да әйтә алмыйм мин аның. Югыйсә сер булып та сакланмады бит ул. Иң төп сәбәп, мөгаен, битарафлыктыр. Узган гасырда һәр йортта диярлек окоп казучылар исән иде әле. Алар инде хәзер юк диярлек. Тарихи дөреслекне торгызу эшендә һәр көн исәптә шул. Дөрес, без тик ятмыйбыз. Районда бу темага ел саен фәнни-гамәли конференция уздырыла. Анда күрше районнардан, хәтта башка республикалардан да катнашалар. Иң мөһиме, бу тарихи урынны яшь буынга, халыкка күрсәтү, күргәзмәләр оештыру, туристик объектка әйләндерү кирәк. Китаплар чыгарырга, фильмнар төшерергә ихтыяҗ бар. Китап дигәннән, окоп казу эшләренә багышланган китапның сынау данәсен чыгарганнар иде. Аның язмышын да белми калдык. Бездә электрон версиясе генә бар.

Окопларның бер өлешен төзекләндереп, оборона сызыгы итеп торгызу, ягъни ачык һавада музей төзү турындагы сүзләр дә кузгатылган иде хөкүмәт җыелышында. Өлгерәсе иде, чөнки бу җирдә меңнәрчә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең язмышы язылган.

 

Казан каймасы – халык биргән исем. Ул хәрби телдә Казан оборона сызыгы дип йөртелә. Кайбыч тирәсендәге оборона сызыгы иң яхшы ныгытма итеп корыла. Җирне шартлату, инженерлык хезмәте югары дәрәҗәдә оештырыла. Немец танклары килеп җитсә, дуганың уртасына һөҗүм ителер дигән фикер була. Чөнки бу урында элек тә төп Мәскәү юлы урнашкан була. Оборона сызыгының максаты – дошманны Идел буенда туктату, Уралдагы сәнәгать зонасына җибәрмәү.

 

Окопларны нигездә хатын-кызлар казый. Нинди генә шартлар булуга карамастан, бу якларда гаиләдән бер кеше кулына көрәк алып, мәҗбүри төстә эшкә чыгарга тиеш була. Төзелешне башлау турындагы боерык 1941 елның октябрендә кабул ителә. Шундук Татарстанның шәһәр-районнарыннан эшчеләр килә башлый. Мобилизация бик көчле оештырыла. Якындагы Буа, Апас, Норлат (хәзерге Яшел Үзән составына керә) районнары төзелешкә 10 ар мең кеше җибәрергә тиеш була. Ераграк районнарга норма азрак бирелә.

 

Төзелештә даими рәвештә 100 мең һәм аннан да күбрәк кеше эшләгән. Окоп казуда хәтта Гыйлем Камай кебек күренекле галимнәрнең, Гомәр Бәширов, Гадел Кутуй кебек танылган язучыларның, Җәүдәт Фәйзи кебек композиторларның катнашуы билгеле. Казан дәүләт университеты һәм башка уку йортлары тулысынча окоп казырга җибәрелә. Университет ректоры Кирилл Ситников эш барышы белән шәхсән җитәкчелек итә.

 

Эшкә килүчеләр, районның тирә-як авылларына таралып, шәхси йортларда күмәкләшеп яши. Фатирга кергән халык, идәнгә салам җәеп, идән тутырып йоклый. Өс һәм аяк киеме, ашарга ризык, ягарга утын, эш кораллары – барысы да җитәр-җитмәс кенә була.

Сан

  • 1942 елның 11 февралендә дәүләт комиссиясе әзер объектны кабул итеп ала. Корылманың озынлыгы 331 чакрымга җитә. Барлыгы 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 дзот, 419 землянка төзелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү