Татарстанда Яңа ел яллары ничек узды?

Татарстанда бәйрәм яллары нинди нәтиҗәләр белән төгәлләнде? Хөкүмәт йортында елның беренче брифингында әнә шул сорауга җавап бирделәр, нәтиҗәләр турында саннар телендә сөйләделәр.

Мәдәни ял

Бәйрәм ялларында Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә җәмгысы 3,5 меңләп чара узган. Бу хакта Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте.

– Әлеге чараларда 500 меңләп кеше катнашты. Ачык һавада узган иң зур чараларның берсе – Кукмарадагы «Кукмара итекләре» фестиваль-ярминкәсе, – диде ул.

Яңа ел уңаеннан Татарстан милли музее һәм аның филиаллары махсус бәйрәм программалары әзерләгән иде. Юлия Әдһәмова сүзләренчә, музейларда узган 100 дән артык чарада 12 меңләп кеше катнашкан.

Иң күп чаралар Татарстан башкаласында булгандыр, мөгаен. Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итүенчә, шәһәр парклары, скверлары һәм Кремльдә ачык һавада узган чараларны 875 мең кеше тамаша кылган.

 

Бәйрәм ялларында музей-тыюлыкларда булучылар саны:

Казан Кремле – 375 меңләп кеше;

Зөя – 53 меңләп кеше;

Алабуга – 10 меңләп кеше;

Болгар – 7 меңләп кеше;

Чистай – 4 меңләп кеше.

Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласында Яңа елга бизәлгән чыршыларны 15 гыйнварда сүтә башлаячаклар. Аңа кадәр чыршылар гадәти режимда эшләячәк. 13 гыйнварда – Искечә Яңа ел көнендә «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм булачак.

– Бәйрәм Казанның төп чыршысы янында үтәчәк. Шәһәрдәге бәйрәм чаралары шуның белән төгәлләнәчәк, – диде Азат Абзалов.

 

 

Балалар һәм яшьләр ялы

Кышкы каникул чорында Татарстандагы 57 лагерьда 5867 бала ял иткән. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте. «Балалар өчен ял Татарстанда урнашкан 18 лагерьда һәм республикадан читтә урнашкан 2 лагерьда оештырылды. Аларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары (188 бала. – Авт.), катлаулы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар (96 бала. – Авт.), авыру балалар (6 бала. – Авт.) да ял итте, – дип сөйләде министр.

Билгеле булганча, 2025 ел Татарстанда һәм Россиядә Ватанны Саклаучылар елы дип игълан ителде. Ринат Садыйков сөйләвенчә, балалар сәламәтләндерү лагерьларында патриотик чараларга аеруча зур игътибар бирелгән.

 

Гадәттән тыш хәлләр

Татарстанда узган елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр 90 янгын теркәлгән. Янгыннарда 5 кеше җәрәхәтләнгән, 1 кеше һәлак булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сөйләде.

 

29 янгын – мунча, гараж, сарайда

29 янгын – хуҗасыз йортлар, кулланылмый торган биналарда һ.б.

12 янгын – күпкатлы торак йортларда

11 янгын – шәхси торак йортларда

5 янгын – транспорт чараларында

4 янгын – бакча йортларында

– Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырсак, янгыннар саны – 20 процентка, вафат булучылар саны – 5 мәртәбә, җәрәхәтләнүчеләр саны 2 мәртәбә кимеде. Янгыннарның күпчелеге шәхси йортларга туры килә, – дип сөйләде Максим Трущин.

Ул шулай ук янгыннарның төп сәбәпләренә дә тукталды. Максим Трущин сүзләренчә, электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү аркасында гына да 31 янгын чыккан.

Әйтә торалар, кагыйдәләрне боза торалар. Бәйрәм яллары алдыннан, гадәттәгечә, пиротехника эшләнмәләре белән аеруча сак булырга кирәклеген искә төшергәннәр иде. Тиешсез урында файдаланган өчен зур күләмдәге штрафлар турында да кат-кат искәрттеләр. Максим Трущин әйтүенчә, саксызлык күрсәтүчеләр барыбер табылган. Әйтик, бер ир-ат, өй янында салют аттырырга теләп, күзеннән мәхрүм кала язган.

– Салютны тиешенчә беркетмәү аркасында, аның очкыннары төрле якларга таралган. Янгын чыкмасын дип, ир-ат салютны борып куймакчы булган, шунда аның бер очкыны күзенә эләккән. Күзлеге булмаса, җәрәхәт белән генә чикләнмәс тә иде, – дип сөйләде Трущин.

Ә 31 декабрьдә Казанда 49 яшьлек ханымның кулында пиротехника шартлаган. Шартлаткычны вакытында тотып атмыйча, ике кулы да җәрәхәтләнгән.

Кемдер ташлаган шартлаткыч аркасында 12 яшьлек бала да зыян күргән.

– Баланың әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырткан. Нәтиҗәдә бала пиротехника эшләнмәсеннән җиңел дәрәҗәдә җәрәхәт алган, – дип сөйләде Максим Трущин.

Бәйрәм ялларында республикада тиешсез урыннарда пиротехник эшләнмәләр кулланган өчен 14 административ беркетмә дә төзелгән.

 

 

Хокук бозулар

Бәйрәмнәр тыныч узды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Александр Михищин озын бәйрәм ялларына әнә шундый бәя бирде. Ә республикада тынычлык һәм тәртипне 2,5 меңләп хокук сакчысы саклаган.

– Ялларда җинаятьләр саны кискен артты дип әйтә алмыйбыз. 1–8 гыйнвар көннәрендә Татарстанда 332 җинаять теркәлде. Шуларның өчтән бере кырыгалдарлар тарафыннан кылынган. Уяулыкны югалтмаска кирәк, дип кисәтеп торсак та, телефон мошенниклары тозагына эләгүчеләр саны кимеми, кызганыч, – диде Александр Михищин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү