Шимбә – 11 гыйнварда Татарстанда +3 градуска кадәр җылы һәм секундына 13 метрга кадәр тизлектә җил.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә болытлы һава көтелә . Явым-төшем ихтималы аз. Урыны белән томан. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0…+3 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда – көчле бозлавык. Көньяктан секундына 5-10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр җил.
Исегезгә төшерәбез: 9 гыйнварда Казанда 26 ел буе сакланган температура рекорды челпәрәмә килгән. Моннан тыш 3 гыйнвар соңгы 105 ел эчендә иң җылы шундый көнгә әйләнгән. Шулай итеп, 1920 елгы рекорд яңартылган.
“БИЗНЕС Online” хәбәрчесенә “Метео” фараз үзәге белгече Александр Ильин сөйләп үткәнчә, якшәмбедә Идел буе төбәгенә салкын һава якынлашачак. Татарстанда бу көнне 2-5 мм чамасы калынлыкта кар явачак. Ильин билгеләп үткәнчә, кыш гыйнвар урталарында киләчәк.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, 12 гыйнварда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -3…-8 градуска, урыны белән -11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -1…-6 градус.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat